Корбан гыйбадəтенə карата ихтирамлы булыйк
Мөселманнарның иң изге, иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете дә узып китте.
Өч көн дәвамында халык корбан чалып, туган-кардәшләрен җыеп ашлар уздырды, мохтаҗларны ит белән сыйлады. Бу гамәлләре белән мөселманнар Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычларын үтиләр.
Әлмәт җирлегендә корбан чалу өчен елдагыча ике урын билгеләнгән иде. Шуларның берсе экстрим-парк территориясе булса, икенчесе - Объездная урамында «Тәзкирә» мәчете янындагы урын. Би-редә корбан чалганнан соң калган баш-аякларны, тирене аерым контейнерларга тутырып, санитар шартларны тиешенчә итеп үтәп бардылар. Чараларның үтәлешен район дәүләт ветеринария берләшмәсе контрольдә тотты.
- Корбан чалынасы урынга махсус контейнерлар кайтарттык. Баш-аяк-эчә-геләрне җыеп Алабугага алып киттеләр. Шәкертләрнең ярдәме белән тиреләр тозланып, аерым бер контейнерга туплап барылды. Тиреләрне Башкортстанга озаттык, - дип хәбәр итте ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Муса Нәбиев.
Әйе, бәйрәм бик матур гына узып китте, бар да тәртиптә кебек тоелса да, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдән кешеләрнең гамьсезлеген чагылдырган күңелсез хәбәр килеп иреште. «Алсу» микрорайонының шәхси секторында корбан чалучылар мал калдыкларын сулыкка ташлаганнары турында иде ул. Су өстендә йөзеп йөргән эчәкләргә, тиреләргә тап булган әлмәтлеләр бу уңайдан чаң сугып кына калмадылар, әлеге мәгънәсез гамәл кылучыларны каһәрләделәр дә.
2 июль көнне кичке якта «Ласка» ау хуҗалыгы инспекторлары Туктар белән Васильевка авыллары арасындагы урманда ташлап калдырылган мал эчәкләре өеменә тап булдылар.
Мөселманнар өчен иң изге гамәлләрнең берсе саналган корбан чалуның тәртибен бозучылар Корбан гаетен башкару шартларына тап төшереп кенә калмадылар, әйләнә-тирә мохитка экологик зарар да китерделәр. Ярый әле бу вакыйгаларга тиз арада нокта куелды. Хәбәр алыну белән сулык өсте чистартылды, урмандагы табылдыклар да төяп биотермик чокырга илтеп ташланды. Хәл контрольгә алынды.
- Корбанны шәхси йорт хуҗалары да, авыл җирлекләрендә дә чалалар анысы. «Алсу» микрорайонындагы бу күңелсез вакыйга, әлбәттә, кешеләрнең ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуын күрсәтә. Мал калдыклары, көнкүреш калдыкларыннан аермалы буларак, аерым итеп биотермик чокырларга күмелергә тиеш. Әлмәт җирлегендә һәм районның һәрбер торак пунктында мондый махсус урыннар бар. Гомумән, мал-туар үлә икән, аның калдыклары җир өстендә калырга һәм теләсә кайда аунап ятарга тиеш түгел, ә нәкъ менә шушы биотермик чокырларга күмелергә тиеш. Бу уңайдан без барлык әлмәтлеләрне кисәтәбез, - дип аңлатма бирде Муса Әхмәтдин улы Нәбиев.
Сүз уңаеннан әйтергә ки-рәк, Корбан бәйрәменнән соң сулыкка мал калдыклары ташлау башка елларда да күзәтелгән булуы ачыкланды. Монысы инде безнең экология һәм төзекләндерү департаментының уяу булмаганлыгы турында сөйли. Шулай да алдагы елларда мондый күңелсезлек кабатланмас дип ышанасы килә.
Корбан чалынганнан соң да чисталык турында онытмаска, хайваннан арткан калдыкларны тирәнрәк итеп җиргә күмеп куярга кирәклеген искәртәбез. Болай эшләү - корбанлык малга һәм, тулаем, корбан гыйбадәтенә карата ихтирам билгесе.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа