Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым
- Юк, сезгә ярдәмне бирүче Аллаһы Тәгалә. Без сәбәпче генә, - диде яшь табиб.
Башы 23, 24 нче саннарда
Мин табибның зыялылыгына, иманлы булуына сокланып, үземнең наданлыгымнан оялып утыргычка сеңдем. Шунда мин хаҗга баруымның асыл сәбәбен аңладым: баруым Аллаһының чакыруы буенча, ә туган телем моңа сәбәпче икән бит. Татар теле өчен генә булса, татар теле укыткан бөтен кеше хаҗга барырга тиеш булып чыга бит. Ниһаять, минем дә башыма барып җитте. Башыма барып җитсә дә, җан-йөрәгемә барып җитмәгән булган икән. Анда әле кайтып 4 ай вакыт узгач кына барып җитте.
***
Самолетыбыз Мәдинә аэропортына исән-имин төшеп утырды. Ходаем, мин ата-бабаларымның төшенә дә кермәгән изге Мәдинә җи-рендә!
Мәдинә аэропортындагы көтү залында кондиционерлар су бөркеп торалар. Чатыр астыннан чыксаң кыздыра, ә эчтә салкынча. Күпне күргән, күп йөргән апа-әбиләр үзләре белән алган сумкаларыннан мамык шәлләрен алып аркаларына салдылар һәм авыз эченнән генә белгәннәрен укып утыргычларга барып утырдылар. Шунда ук ирләр һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт, намаз бүлмәләре.
Кунакханәгә алып китү өчен автобус килеп туктады. Безнең багажларны махсус төяүчеләр аерым автобуска урнаштырдылар. Без утырган автобус эчендәге табло 48 градус җылылыкны күрсәтә иде. Урамда өтеп ала торган кайнар һава.
Артык мәшәкатьләрсез генә кунакханәгә барып урнаштык. Җитәкчеләребез Мәдинә шәһәрендә ике көн ярым булачагыбызны хәбәр иттеләр. Номерларга урнашып бер-ике сәгать ял иткәч, пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчетенә киттек.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән урамнар буйлап аның мәчетенә барабыз. Мәчетнең зурлыгы турында әйтеп бетерә торган түгел. Әйләнә-тирәсе бөтенләе белән ак мәрмәрдән түшәлгән. Кояш кызуыннан саклап тору өчен махсус чатырлар эшләнгән. Алар кояш чыкканда әкрен генә ачылалар да, көн сү-релгәндә ябылып бетәләр.
Менә без пәйгамбәребез мәчетендә. Ап-ак колонналы, ак мәрмәр идәнгә чия-кызыл келәм җәелгән биниһая олы ап-ак мәчет. Һәр колонна янәшәсендәге шүрлектә төрледән-төрле зурлыктагы изге Коръәннәр куелган. Намаз вакыты җиткәнче без ике рәкәгать мәчет намазы укыдык. Әле вакыт бар иде. Аяк-ларны бөкләп утырган килеш мин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мәчетен күзәтә башладым. Тукта... кайдадыр мин бу җирне күргән идем бит... Кайда күрдем соң? Бик тә таныш җиргә охшаган! Исемә төште, һәм мин эсселе-суык-лы булып киттем. Мин бит моны нәкъ 25 ел элек төштә күргән идем. Ап-ак колонналы, очы-кырые күренмәгән ап-ак мәчет, бар да ап-ак киемле халык белән тулган. Мин аяк бөкләп утырам, имеш... Каршымда зур гына Коръән. Кем әйтер могҗиза юктыр дип... Аллаһының кодрәте чиксез шул!
Мәдинә - пәйгамбәре-безнең яшәгән, күмелгән шәһәре. Халык ташкыны туктаусыз хәрәкәттә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кү-мелгән урын мәчетнең ап-ак биек манаралары арасында, яшел гөмбәз астында аерылып тора. Кабер үзе шушы мәчет эчендә. Пәйгамбәребезнең мөн-бәре дә шушында. Булачак хаҗиларның һәммәсе пәйгамбәребез каберенә якынрак килергә тырыша, аңа сәлам бирә. Ул вакыттагы хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Кунакханәгә кайтасы да килми. Һәркем мәчеткә ашыга. Үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез «Минем өем белән мөнбәрем арасында җәннәтнең бер бакчасы булыр» дигән. Әлеге бакча «Раудә» дип атала. Андагы келәмнең ишеннән эшләнгән намазлык та шулай .
- Раудә намазлыгын алыгыз, - диде җитәкчебез. - Бу намазлыкның төсе дә, исе дә башка. Мәккәдә бик кыйммәт.
Ләкин безгә әлеге намаз-лыкның бөтен хикмәте пәй-гамбәребез (с.г.в.) исеме белән бәйле булуында иде.
Мәдинәдәге илаһилык, тарихилык, андагы халәт шул намазлыкка сеңгән төсле тоелды. Бөтен барлыгы, булмышы белән җәннәтнең бер бакчасын хәтерләткән намазлыкны һәркем алырга тырышты. Ниятләп, атап. Туган авылым мәчетенә бүләк итү нияте белән мин дә алдым.
Мәдинәдә узган ике көн ярым вакытның һәр мизгеле исәптә, һәр мизгеле санаулы иде. Кунакханәгә кайтып ашый да, халык пәйгамбәребез мәчетенә ашыга.
Җитәкчебез Тимергали хәзрәт Мәдинәнең һәр тарихи урынын күрсәтергә тырыша. Чөнки күпләребез өчен әлеге сәфәр беренче һәм соңгысы булырга мөмкин. Шәхсән үземә Мәдинәдә генә түгел, мөселман дөньясында иң беренче булып төзелгән Куба мәчетендә булу исемдә калды. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) монда җәмәгать белән беренче җомга намазын укыган. Мәчетнең тышкы диварына пәйгамбәребезнең «Әлеге мәчеттә укыган бер намаз гомрәгә тиң» дигән хәдисе язылган. Пәйгамбәребезнең намаз укыган урыны да, якынча, билгеләп куелган. Әлбәттә инде, һәркем шул урында намаз укырга тырышты. Тимергали хәзрәт һәркайсыбыз өчен борчылып, безгә ярдәм итте.
Изге урыннарга экскурсия ясап кайтканнан соң, икенче яртыда госел коенып, ихрамны киеп изге Мәккә шәһәренә кузгалырга команда көтәргә кушылды.
Өстебездә хаҗ киеме - ихрам. Ирексездән елыйсы килә. Күңелдәге дулкынлануны, хисләр давылын аңлатып та булмый.
Аллаһка тапшырып, автобусларга утырып кузгалдык. Биш сәгать барачакбыз диделәр. Юлда туктатып «хаҗи, хаҗи» дип безгә ашарга-эчәргә кертәләр. Микат Мәккәгә бару юлында була дип аңлатты Тимергали хәзрәт. Микат - күңелең белән хаҗ кылырга ниятләп ихрамга керү, ягъни ике рәкәгать намаз укып хаҗ гамәлен кылырга ниятләү. Мәдинәдән баручыларга, шул исәптән Рәсәйдән килүчеләргә, микат Зөлхөләйфә дигән урында. Гомумән, дөньяның төрле почмагыннан килүчеләргә алты микат бар.
Тәлбия әйтеп юлыбызны дәвам иттек. Һәркем үз уе, үз хисләре белән. Иреннәр шушы изге гамәлнең кабул булуын теләп кыймылдый. Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә, иннәл-хәмдә үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлкә, ләә шәриикә ләк. Мәгънәсе: Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдәшең юк. Дөреслектә, барча мактау һәм нигъмәт Сиңа хас һәм хуҗалык та Сиңа хас. Синең бернинди тиңдәшең юк.
Төн караңгысында әл-Хәрам мәчетенең сәгать утлары балкып күренде. Әкрен генә әйтә башлаган тәлбия көчәйгәннән-көчәя. Ирексездән күзләрдән яшь ага. Кемдер кыйбла эзләп бәргәләнгәндә, мин - гади бер колхозчы малае Кәгъбәтулла каршында басып торам. Телевизор экраннарыннан, рәсемнәрдән генә күргән Кәгъбәтулла. Моңа кадәр нәселемдә берәүгә дә тимәгән бәхет миңа тиде.
Халык дулкыны су ташкыны кебек агып тора. Тиешле догаларны укый-укый, бер-беребездән калмаска дип, Аллаһ ризалыгы өчен без дә Тәвафыбызны башлап җибәрдек.
Тәваф өстә яшел ут янган урыннан, Кара таш куелган почмактан башланып, сәгать теленә каршы кылына. Беркем беркемне күрми, иреннәр дога кабатлый, күзләрдән мөлдерәп яшь ага. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Атлаган һәр адымың саен бер гөнаһың кимеп, бер савап языла» дигән хәдисе бар. Бу җир йөзендә гөнаһсыз кем бар икән?! Һәркем Аллаһыдан ярлыкау сорый, өмет итә. Кемнең ата-анасы, гаиләсе, баласы бар икән - һәркем сорый.
Җитәкчебез: «Кәгъбәтул-лага бик якын барырга тырышмагыз бүген, адашып калырсыз. Әле вакыт бар, аннан өйрәнә төшкәч җиңелрәк була», дип искәр-теп куйды. Тәҗрибәле ха-җилар, хаҗияләр «Дога кылырга дигән кешеләрегез-нең исемнәрен кәгазьгә язып алыгыз. Анда баштан чыга ул», дип өйрәтеп җибәргәннәр иде. Грамоталы попугай кебек, минем дә кулымда су буе исемлек.
Аллаһы ризалыгы өчен Тәваф кылынды. Авырлык белән, Тәваф кылучылар диңгезен ерып читкә, Ибраһим мәкаме дигән урынның артына чыгып ике рәкәгать намаз укыдык. Әл-Хәрам мәчетендәге яктылык, ул илаһи нур бөтен барлыгыңа үтеп керә, әйтерсең, мондагы халык үтәкүренмәле.
Ибраһим мәкаме - әл-Хәрам мәчете эчендә Кәгъбәтулланы төзегәндә Ибраһим пәйгамбәр басып торган таш. Аллаһының кодрәте белән ул таш бер күтәрелгән, бер төшкән. Ибраһим пәйгамбәргә кран ролен үтәгән. Соңгы ташларны Исмәгыйль әтисенең җилкәсенә басып куйган.
Дәвамы бар
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа