Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым

Башы 23 нче санда

Мин, аптырап, әлеге ике төшне дә Коръән-хафиз Җәләлетдин хәзрәткә сөй-ләдем. «Абый, алар бит сездән гомрә көтәләр» дип, хәзрәт минем ышанычны тагын да ныгытып җибәрде. Мәдрәсәдә әле хаҗ гамәле кылмаган ике хәзрәт бар иде. Мин алар алдында үземне бик уңайсыз хис иттем. Шуңа да Җәләлетдин хәзрәткә:

- Хәзрәт, миңа бик кыен. Миннән күпкә гыйлемлерәк, күпкә лаеклы хәзрәтләр бар хаҗга бармаган, - дидем.

- Абый, алай димәгез. Һәркайсыбызның үз вакыты, - диде ул. - Үземә кунакка киләсе кешеләрне мин ана карынында ук билгеләп куярмын. Минем чакыруымнан башка Аллаһ йорты булган Кәгъбәтуллага беркем килмәс, дигән. Кемнәрдер гомерләре буена хаҗга барырга хыяллана, еллар буе акча җыя. Ә бу сезгә Алла-һының бүләге, - диде.

Адәм баласы бик кызыксынучан бит ул. Фән өлкәсендә эшләгән кеше бигрәк тә.  «Нинди гамәлләрем өчен икән бу бүләк» дигән сорау минем дә миемне бораулады. Диния нәзарәтенең хаҗ бүлегендә эшләүче егетләрдән «Нигә мин барам соң?» дип сорау үзе үк мәгънәсезлек. Ә беләсе килә. Туган телебез - татар теленә карата «зур күсәк» күтәрелгән вакытта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләр каршында татар теле курслары оештыру инициативасы белән чыккан иде. Без исә ул эшне алдарак та башлап җибәргәнлектән, дәвам гына иттек. Мондый курслар Чаллы шәһәрендә дә оештырылган һәм анда мин фәкыйрегез кебек үк, профессор Г.Ф. Саттаров шәкерте Р.И. Хаҗиев укыта иде. Булачак хаҗилар исемлегендә аны да күргәч, һәм бер очрашуда күреп сөйләшкәннән соң, хаҗга баруыбыз шул  татар теле укыткан өчен дигән фикергә килдек.

Менә бит минем туган телем нишләтә, дип уйладым мин. Туган телем аркасында фән кандидаты булдым, доцент дәрәҗәсе алдым. Инде менә шул татар теле укыткан өчен хаҗга барам. Казан аэропортына килгәнче мин шулай уйладым.

Менә китәсе көн якынлашты. Гаиләдәге һәркем үзенчә шатланды да, борчылды да. Егерме көн аз түгел бит! Иртәгә китәсе дигән көнне, икәү генә калып, улыма:

- Алай-болай булсам, алып кайтабыз дип йөрмәгез. Туфрак белән каплагач, берәүне дә әле барып карый алганыбыз юк. Инде бик теләсәгез, әбиең белән бабаң арасында урын бар. Исемне язып шунда таш куярсыз. Син ир-ат кеше, әле әниеңне алдан борчып куймыйк, - дидем. Улым тыңлап торды да, бер сүз дә әйтмәде.

Казан аэропорты. Төркем җитәкчебез Тимергали хәзрәт әйткән вакытка, билгеләнгән урынга кырмыскалар кебек юл чемоданнарын тартып, булачак хаҗилар җыела башладык. Сөйләшәбез, танышабыз, шул рәвешле үзебезгә юлдашлар эзлибез. Мин үзем, кеше күп урыннарда, читтән күзәтеп торырга яратам. Шактый гына таныш йөзләр дә күренә башлады. Чаллыдан доцент Ринал Исмәгыйль улы Хаҗиев, Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы имамы Айрат хәзрәт Камаловлар белән бик тиз уртак тел таптык. Һәм хаҗ гамәлебезне тәмамлаганчы гел бер-беребезгә терәк-иптәш булып 20 көннең үткәнен дә сизмәдек.

Мин инде әлеге изге сәфәргә баруымның сәбәбен аңладым дип уйлаган идем. Әйткәнемчә, туган телем аркасында дидем. Алай булып чыкмады әле ул. Туган илне калдырып китәсе мизгелләр якынайганнан-якыная ба-ра. Кемнеңдер кан басымы күтәрелә, кемнеке төшә, дигәндәй. Кешеләр безне озатып йөриячәк табибларга мөрәҗәгать итә башладылар. Әйтергә кирәк, тулы бер самолеттагы 250 гә якын кешенең 25 е табиблар. Булачак бер хаҗиянең кан басымын үлчәп, яшь кенә табиб егет аңа дару бирде. Ханым чын күңеленнән:

- Әле ярый сез бар безгә ярдәм итеп торырга. Аллаһының рәхмәте яусын сезгә, - диде.

Дәвамы бар

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса