Кылган хаҗым - Аллаһ биргән таҗым
Кем әйтә тормышта могҗиза булмый дип?! Була... Әле ниндие генә! Гадәттә, фәлсәфә фәнендә уйлар материальләшә дигән гыйбарә яши.
Диндә исә «Аллаһының амин дигәненә туры килгән» диләр. Ә тормышта шулай була, кайбер нәрсәләр турында адәм баласы хәтта хыялланырга да курка. Начар әйбер хакында түгел, яхшысы турында да. Чөнки могҗизага күпләр ышанмыйлар. Мин иллегә җиткәндә могҗизага ышана башладым.
1993 елның 25 маена каршы төндә бер укытучыбызның гаиләсендә янгын чыгып, үзе, ире белән 10 айлык уллары бик каты пештеләр. Үзенең исән калуы да шикле иде. Минем мәктәп директоры булып эшләгән вакытым. Әлеге бәхетсезлеккә тарыган укытучы бер мәктәптә, миннән бер сыйныф кына түбән укыды. Әлеге хәсрәтне «ил белән күтәрергә» кирәк иде. Дәвалану өчен шактый күләмдә акча таләп ителде. Үземнең кул астында эшләүче укытучы буларак, ярдәм сорап, райондагы барлык авыл һәм шәһәр мәгариф оешмаларына мөрәҗәгать итеп, шактый гына ярдәм итә алдык. Аллаһының рәхмәте белән, терелергә өмет бик аз дигән укытучыбыз бүгенге көндә исән-имин. Ире белән уллары да савыкты. Ә шул вакытта күргән бер төшем әле дә онытылмый. Имеш, миңа хаҗга барырга дип кешеләр акча җыялар икән. Ул да булмый, мин аякны бөкләп ап-ак колонналы зур гына ак бинада утырам. Шунда минем алдыма китап китереп куйдылар. Ул чакта мин, 25 яше дә тулмаган егет, әллә ни уйламадым да. Шулай да, халыкта «Хаҗ савабы бирсен Ходай» дигән теләк бар бит. Мин дә, үземчә, «шушы ярдәмнәрем өчен шундый төш кергәндер» дип тынычланып калдым.
Һәм менә, Аллаһының рәхмәте белән, шул вакыйгадан соң нәкъ 25 ел үткәч, Татарстан Диния нәзарәтеннән шалтыратып: «Сез хаҗга барасыз. Чит илгә чыгу өчен паспортыгыз бармы? Булмаса тиз арада эшләтегез», диделәр. Мин аптырап калдым. «Гафу итегез, сез мине кем беләндер бутадыгыз бугай», дидем мин телемне көчкә әйләндереп.
- Юк, юк, бутамадык. Сез бит Буадан, абый, әйеме? - диде трубканың теге башындагы мөлаем тавыш.
- Әйтәм бит, сез ялгыштыгыз. Әлмәттән мин, - дидем, бераз тынычланып. Тик шалтыратучы егет бик үҗәт булып чыкты.
- Абый, фамилиягезне әйтегез әле. Хәзер исемлекне барлыйм мин, - диде. Мин фамилиямне әйттем.
- Бар, бар сезнең фамилия, абый. Сез президент программасы нигезендә хаҗга барасыз. Без сезгә әле тагын шалтыратырбыз. Әссәләмүгаләйкум, - дип, саубуллашып егет телефонын куйды.
Мин ни шатланырга, ни борчылырга белмәдем, аптырап калдым. Чөнки бу көтелмәгән, хыялланырга да батырчылык итә алмый торган нәрсә иде.
Барачагым инде төгәл билгеле булды. Кызганыч, әти белән әнием күрми минем бу көннәремне, дигән үкенечле уй йөрәкне әрнетте. Шулай да әниемнең, иманлы җаннарга барысы да мәгълүм, дип әйткәне исемә төшеп, тынычландым.
Казанга тиешле документларны тутырырга, куллар куярга чакырдылар. Үлә калсаң алып кайтыргамы, әллә анда калыргамы, дигән пунктны тутырганда, матди як әллә ни булмаса да, кайтарырга дип хатынымның телефон номерын, исем-фамилиясен теркәп куйдым. Шул чакта классик шагыйребез С. Хәкимнең «...Үлгәч барыбер түгелмени ди-ләр, барыбер түгел икән үлгәч тә» дигән шигырь юллары искә төште. Әллә наданлыктан, әллә тилеләрчә туган җирне сагынудан, үлгәч тә туган җирдә ятасы килде.
Ихрам салынган кеч-кенә сумка, зур, яшел юл сумкалары алгандагы хисләрне аңлатуы шактый авыр.
Безгә - булачак хаҗи-ларга, төркемнәргә туп-лап, Тимергали хәзрәт дәресләр үткәрде, ки-ңәшләр бирде. Үзем куркам, үзем йолкам дигәндәй, кан басымыннан гел дару эчеп торган кеше буларак куркыта да, барасы килү теләге дә көчәйгәннән-көчәя бара. Алай гына да түгел, бөтенләй нык-лап урнашты. Монда инде хәзер йокы да йокы түгел. Беркөнне төш күрәм. Имеш, әти белән әни хаҗдан кайтканнар икән. Икесе дә ап-ак киемнән. Тормышта шактый гына батыр булган әни тыныч кына, бер сүз дәшми, әтинең артындарак басып тора. Шүрлекләрдә өчәр литр-лы банкалар белән алар алып кайткан зәм-зәм сулары, имеш. Шунда әти минем изүемнән тотты да, «Син дә шулай без сагынган кебек сагынасыңмы?» дип сорады. Мин уянып киттем. Ике көннән тагын төш күрәм. Әнием таратып япкан ап-ак яулыктан, ак күлмәктән ниндидер бакча уртасында басып тора. Үзе авылдагы йорт бакчасы да кебек. Алма дисәң, алма түгел, шалкан дисәң, үзе алма төсле аллы-сарылы җимешләр, кыярлар үскән ниндидер бакчада дәшми генә басып тора.
Дәвамы бар
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа