Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Җирнең нуры - кояш, кеше нуры – гыйлем

Әлмәт төбәге мөселман дөньясында элек-электән атаклы мәдрәсәләре, күренекле шәхесләре белән дан тоткан. Ул бүген дә шул дәрәҗәне саклый.

Инде менә дистә еллар шәһәребездә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Ислам мәдрәсәсе нәтиҗәле эшләп килә.

Быелгы уку елы мәдрәсә шәкертләре өчен аеруча зур уңышларга бай. Уку йортының эш нәтиҗәләре турында без Әлмәт Ислам мәдрәсәсенең укыту буенча директор урынбасары Гөлфирә Мартынычева белән сөйләштек. Сөенеп сөйләрлек яңалыклары шактый җыелган аларның.

- Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсендә үз хез-мәтләренә зур мәхәббәт белән караган төпле белем бирүче югары белемле укытучылар эшли. Безнең укытучыларыбыз үз фәннәрен яратып укыталар, аларның дәресләрен тыңлау үзе бер рәхәт. Эшләрен дөрес оештырып, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирәләр. 2021 елның май аенда мәдрәсәнең директоры итеп Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин билгеләнде. Үз хезмәте белән ул мәдрәсәнең үсешенә зур өлеш кертте һәм бу юнәлештәге эшне бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. Мәдрәсәдә белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Узган ел егетләр бүлегенә укырга керергә 39 кеше гариза язган иде. Шуларның 20 се генә конкурстан үтте. Кызлар арасында 85 кешедән 34 е генә кабул ителде, - дип ассызыклады Гөлфирә ханым.

Декабрь аенда Казанда Коръәннең 29, 30 нчы өлешләрен белү буенча мөселман уку йортлары бәйгесендә Әлмәт Ислам мәдрәсәсе егетләре командасы беренче урын яулаган. «Татарча вәгазь» бәйгесендә махсус бүләккә ӘИМ студенты Исмәгыйль Абдуллин ла-ек була.

2023 ел да яңа җиңүләрдән башланып китә. Февраль аенда ТР мәдрәсәләре студентлары арасында I милләтара «Иң яхшы мөселман кияве-2023» бәйгесендә Әлмәт Ислам мәдрәсәсе егетләре I урын яулый. «Иң яхшы мөселман килене-2023» II милләтара бәйгесендә Әлмәт кызлары командасы икенче урынга лаек булган.

Март аенда узган «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән ачык Коръән бәйгесендә дә актив катнашкан Әлмәт Ислам мәдрәсәсе студентлары. Бәйге Казан Ислам университеты Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең 20 еллыгына багышлап үткәрелгән. Аиша Кушматова 1 җүз номинациясендә 1 нче урында, 2 нче урында 5 җүзне яттан белү буенча Әминә Ханзарова җиңүче булып танылган. Шул ук номинациядә Фатыйма Шәрипова 3 нче урынны яулаган. Тиләвәт (барлык тәҗвид кагыйдәләрен истә тотып Мүсхәфтән карап уку) номинациясендә 3 нче урында Наҗия Мөфлюхунова, ә 10 җүзне яттан белүдә 4 нче урынга Хәбибә Мөфлюхунова лаек булган. Коръән уку буенча республика бәйгесендә ике җүз номинациясендә Әзһәм Вәлиев беренче урын яулаган.

«Әйтер сүзем бар» вәгазьләр бәйгесендә 14-20 яшьлекләр арасында Мәликә Бәдретдинова беренче урынны яулаган, ә икенче урынны Исламия Исламова алган.

Узган атнада Әлмәт Ислам мәдрәсәсе шәкертләре республиканың иң абруйлы бәйгеләрендә беренчелекне яулыйлар. Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча төбәк олимпиадасы һәм татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республикакүләм олимпиада, Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча урта-һөнәри дини уку йортлары студентлары арасында төбәк олимпиадасында «Ислам нигезләре» номинациясендә 1 нче урында Исмаил Куряев, 3 нче урынны гарәп теле буенча Хәдичә Ташматова яулый.

- Россия Ислам институты һәм Татарстан Республикасы Диния нәзарәте татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча дини уку йортлары студентлары арасында республикакүләм олимпиада уздырды. Безнең укучыларыбыз әлеге олимпиада нәтиҗәләре буенча зур уңышка ирештеләр. Әминә Дербедеева татар халкы тарихын өйрәнү буенча иң яхшы студент исеменә лаек булды, 1 нче урын яулады. Татарстан Республикасы Рәисе махсус бүләге белән безнең шәкертебез Булат Сафин бүләкләнде (татар әдәбияты һәм вәгазь бәйгесе юнәлеше). Укучыларыбыз тырыш, максатчан, гыйлем алырга омтылалар. Югары квалификацияле белгечләребез биргән белемнәрне туплап, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар, - ди Гөлфирә Мартынычева.

Гомумән, шәһәребездәге Ислам мәдрәсәсе шәкертләре әдәп-әхлак ягыннан сүз әйтерлек түгел. Кеше белән аралашу, дөньяви гыйлем алу ягыннан да аларны башка уку йортлары студентларына үрнәк итеп куярлык. Дини уку йорты булуга карамастан, алар дөнья, заман гыйлеменнән дә читтә калмыйлар. Шәригать кысаларыннан чыкмыйча, заман белән бергә атлыйлар. Киләчәктә дә милләтебезнең йөзек кашы булган иманлы егетләр-кызлар тәрбияләргә язсын.

 

Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса