Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан ае - Коръән ае

Бу айда ураза тотучыга әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә үзе бирә

Мөселманнарның зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару, яхшыракка үзгәрү ае. Рамазан һәрберебез өчен дә шундый бәрәкәтле ай булсын, көне буе ач тору михнәтендә түгел, ә рәхәт, җиңел үтсен.

Кемнәрдер бәлки әле беренче тапкыр ураза тотарга ниятлидер, икенчеләр ин-де тәҗрибәле. Тик берәүгә дә киңәш, артыгын белеп тору комачауламый. Әлеге изге ай башланыр алдыннан без Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллиннан газета укучыларга җиткерәсе килгән фикерләре турында сораштык.

- Пәйгамбәребез әй-тә: «Кем дә кем кыямәт көненә ышанса, килгән кунагын хөрмәт итсен», ди. Рамазан ае безнең өчен кунакларның иң олысы. Кунакны тиешле дәрәҗәдә каршы алу һәм тиешле дәрәҗәдә озату һәрбер хуҗаның бурычы. Ә кунак бервакытта да буш кул белән килми. Безнең якларда бигрәк тә. Рамазан аеның кунак буларак алып килгән бүләкләре тагын да зуррак. Бу - җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябылган, кешеләрнең гөнаһлары гафу ителә торган ай. Рамазан ае елга бер генә килә. Без бу айны истигъфарлар, тәүбәләр белән үткәрергә тиеш. Бу айда бирелгән хәер-сәдакаларның савабы күпкә артыграк була, тәүбәләре кабул ителә, гөнаһлары кичерелә. Рамазан аенда гаиләңә, әти-әниеңә, якыннарыңа, күршеләреңә карата кылынган изге га-мәлләр башка айлардан аерылып тора.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда ураза тотучыга әҗер-савабын үзем бирермен дигән. Намаз укыган, хаҗ кылган, сәдака биргән өчен андый хәдис юк. Ә менә Рамазанда уразаның савабын үзем бирәм дигән хәдис бар. Димәк, Аллаһы сөбханә вә Тәгалә үзе вәгъдә итә икән, бу Рамазан аеның бөеклегенә, изгелегенә дәлил.

 

Беренче тапкыр уразага керүчеләр, кемдер ниятләп 1 көн, кемдер 3 көн тотып карыйм ди икән, тотсын, Аллаһ каршында бер изгелек икенче изгелекне ияртә. Бу безнең тәбрикләү сүзләре булсын. Чөнки алар Рамазан аенда иң              кадерлене сайлаучылар.

 

Әлбәттә, Рамазанның кадерен белмәүчеләр дә бар. Аллаһы сөбханә вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әй, Мөхәммәт, Син берәүне дә, хәтта якыннарыңны да туры юлга күндерә алмыйсың. Бары тик Аллаһы Тәгалә теләсә генә күндерерсең», ди. Димәк, ураза тотучылар шундый яхшы кешеләр булганга гына ураза тотмыйлар, ә аларга Аллаһ рәхмәт күзе белән карый. Аларга исәнлек тә, сабырлык та, ризык та бирә. Шуңа күрә без Рамазанны тәнебезне дә, җаныбызны да чистартып каршы алырга тиеш булабыз. Бу айда ураза тотучыларга ихласлык, тәкъвалык белән уразаларын тотарга Аллаһ үзе ярдәм итсен.

Беренче тәравих намазы 22 мартта була, ә беренче
уразабыз 23 мартта башлана. Аллаһы Тәгалә җиңеллекләр биреп, кылган уразаларыбызны кабул итсен.

 

Бүген кайлардадыр җир тетри, кайлардадыр сугыш бара, кан-яшь түгелә, хәсрәт җаннарны өз-гәли. Аллаһы Тәгалә безләрне шундый күтәрә алмаслык авырлыкларга, кайгы-хәсрәтләргә салмасын иде. Яши торган дөньяларыбыз имин, сәламәт булсын. Гаиләләребезнең, балаларыбызның һидаятләрен күреп яшәргә Аллаһы Тәгалә үзе насыйп итсен.

Рамазан ае - Коръән ае. Аның олуглыгы да шушы айда Коръән иңүеннән тора. Аллаһы сөбханә вә Тәгалә әй-тә: «Без Коръәнне кешеләргә һидаят юлы буларак иңдердек», ди. Шуңа да бу айны күбрәк Коръән укып, аның тәфсирләрен укып, изгелекләр кылып, бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә уразалар тотып үткәрергә язсын.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса