Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә «Ислам. Беренче адымнар» дип аталган интенсив курслар узды

Беренче очрашу Әлмәт яшьләр үзәгендә үтте.

Дин юлында тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы, кызыксынучы, намазны дөрес өйрәнергә теләүчеләр өчен "Ислам. Беренче адымнар" дип аталган интенсив курслар башланып китте.  

"Беренче очрашу Әлмәт яшьләр үзәгендә үтте, анда катнашучылар акыда фәне белән, Аллаһка иман китерү шартларын өйрәнде, икенче һәм киләчәк дәресләр дә "Аксу" мәчетендә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым узачак, анда тәһарат һәм намаз турында өйрәнәләр. Барлыгы 40-тан артык кеше катнаша. Аллаһ разый булсын һәрбер остаздан, имамнан, ярдәм итүчеләрдән,"- дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте. 

 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса