Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Мәдрәсәдә китап киштәсе

Дини уку йортлары да дөньявилардан калышмый. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе моңа ачык мисал.

Дини уку йорты дигәч,  «Аллаһ теләсә» дә «инша Аллаһ» дип бит сыпырып, бәлеш ашап йөрүче, заманадан артта калган егетләр-кызлар укыйдыр дип уйлаучылар ялгышалар.

Беренче карашка үзләре-нең яшьтәшләреннән әллә ни аерылмыйлар: аларда да компьютер, телефон, колакчын, киемнәре дә кешечә. Тик дөньяга карашлары, яшәү рәвешләре, кешеләргә мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Аларда дөнья гыйлеме дини гыйлем бе-лән үрелеп бара. Гомумән, мәдрәсәдә тормыш кайнап тора. Егетләр дә, кызлар да төрле бәйгеләрдә катнашалар, фән, спорт белән шөгыльләнәләр.

Әле күптән түгел генә мәдрәсәдә курс эшләрен яклау булды. Темаларыннан күренгәнчә, шәкертләр дини мәсьәләләрне бүгенге заман күзлегеннән чыгып ачарга тырышалар. Һәм тормыштагы катлаулы күренешләрне ислам призмасы аша бәя-лиләр. Моны шәкертләр үз-ләре ничек аңлата икән.

- Хәзер яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр, бигрәк тә сыра популярлашып китте. Шуңа да мин эзләнү эшемнең темасын «Алкоголь - ислам призмасы аша» дип атадым, - ди Мөхәммәт Исломов. - Исламда ни өчен исерткеч эчемлекләр рөхсәт ителми, кеше организмына ничек тәэсир итә, медицина ничек бәя бирә, башка диннәр моңа ничек карый - эшем шул хакта.

Егетләр бүген бик актуаль булган сәүдә темасына да тукталганнар.

- Исламда сәүдә итү иң саваплы гамәлләрнең берсе санала. Чөнки еш кына акча кешене гөнаһка этәрергә мөмкин. Ә синең сәүдәң хәләл, гадел булырга тиеш. Сатучы да, алучы да хәләл кәсеп белән хәләл мал сатып алырга тиеш, - дип аңлата Хәмзә Заһидуллин.

Гомумән, шәкертләр халыкны борчыган төрле сорауларга җавап бирергә тырышалар курс эшләрендә. Чөнки бүгенге шәкерт, дин әһеле башкаларны дингә чакыру өчен заман проб-лемаларын дини күзлектән аңлатып бирә белергә тиеш.

Сурәт ясау, фотога төшү, кайсы ярый, ә кайсы ярамый - Мөхәммәт Низамов үз эшендә шуларны аңлата. Исмаил Куряев, Әзгам Вәлиев, Ризван Шәвәлиевләрнең эшләре дә хәзерге заман призмасы аша чыгып эшләнгән.

Мәдрәсә егетләре әле күптән түгел Урыссу мәдрәсәсе уздырган «Кияүләр» бәйгесендә катнашып, 1 нче урынны алдылар. Кызлар исә «Киленнәр» бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Әлеге ярышлар мөселман егетләрен гаилә тоткасы - ир, әти булырга, ә кызларны чын дини әхлаклы мөселман хатыны, әни кеше булырга әзерләүгә юнәлдерелгән.

Әйе, дин гыйлеме сукырларча, грамоталы тутый кош кебек аять ятлауга гына корылмаган. Дин үзе бөтен дөньяны тотып тора. Дөньяви белемне дә, дин гыйлемен дә тигез дәрәҗәдә белеп, яшәү рәвешен дә дөрес файдалану аларның ниятләре.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса