Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Белмәү түгел, белергә теләмәү гаеп

Беләсе килмәгәннең генә бер соравы да булмый бу тормышта. Беләсе килгәннәрнең һәрвакыт сораулары бар.

Газета укучыларыбызның сорауларына Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирә.

-              Ир-атның гаиләсенә сарыф ителгән акчасы сәдака буларак бара дип укыдым. Моны аңлатып китсәгез иде.

- Әйе, бу дөрестән дә шулай. Ир-атка гаиләсен тәэмин итү - Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән бурыч булып тора. Ә инде Раббыбыз кушканны үтәү - ул кешегә зур савап булып языла. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Әгәр дә мөселман кешесе әҗер-савап өмет итеп гаиләсе өчен акчасын сарыф итсә, бу аның өчен сәдака була», дигән.  

- Яңа йортка күчкәндә өйгә беренче булып мә-чене кертүчеләр бар. Бу дөресме?

- Динебездә андый әйбер юк. «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип үзегез атлап керсәгез, шул җитә.

- Җомга көнне өй җыештырырга, кер юарга ярамый диләр. Бу хактан да шулаймы һәм нилектән шулай?

- Иң кызыгы - намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген белмибез, аның каравы, җомга эшләргә ярамый дип шикләнәбез. Җомганы олылау, бу көнгә игътибар бирү сөендерә анысы. Җомга вакытында, ягъни сәгать 12 дә өйлә намазына дәшеп азан яңгыраганда, әлбәттә, бар эшне ташлап, намаз уку, ирләргә мәчеткә бару тиешле. Вәгазь, намаз белән бергә бу якынча 30 минут вакытны ала. Әнә шул ярты сәгатьтән соң бөтен эшне дәвам итәргә була.

- Кабер өстенә ясалма чәчәкләр, веноклар куярга ярамый дип ишеткәнем бар. Кайберәүләр әле хә-зер газон белән дә каплыйлар икән. Бу дөресме?

- Бу ислам дине тарафыннан хупланмый. Чөнки аларның берсе дә мәеткә бернинди файда да китерми. Бакыйлыкка күчкәннәргә чәчәк-агачлар түгел, безнең догаларыбыз кирәк. Аеруча алар үз балаларының, якыннарының догаларына мохтаҗ. Моны беребез дә исеннән чыгармасын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса