Догадан соң битне сыпырырга кирәкме?
Соңгы араларда кешеләрнең дингә тартылуы сизелерлек артты.
Сорау-җавап
Соңгы араларда кешеләрнең дингә тартылуы сизелерлек артты. Кеше үзенә җан тынычлыгы эзли, кыйбла барлый, иман яңарта. Күбрәк белгән саен үзенең белмәгәнен ачыклый. Шул рәвешле сораулар барлыкка килә.
Дингә кагылышлы сорау-ларга ачыклык кертүне сорап редакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без әлеге сорауларны Әлмәт районы мөхтәсибәтенә юлладык. Аларга Булат хәзрәт Рәүпов җавап бирә.
Догадан соң кемдер битне сыпырырга кирәк, ә кемдер кирәкми ди. Кайсы дөрес икән?
Әлбәттә, догадан соң битне сыпыру хәерле булып исәпләнә, чөнки безнең якларда шулай күнегелгән һәм аны эшләү хәерлерәк. Бу хәдисләргә нигезләнгән. Хәдисләрдә сәхабәләрнең битләрен сыпырганнары хәбәр ителә. Кемнәр битне сыпырмаска ди, алар «Пәйгамбәребез догадан соң битне сыпырмады, кулны төшереп куйды» дигән хәдисләргә таяналар. Бездә инде бу гореф-гадәткә әйләнгән. Сөннәткә нигезләнгән буларак, битне сыпыру хәерлерәк.
Дин кануннары буенча яшәмәгән мәрхүм кешегә «урыны җәннәт-тә булсын» дип дога кылу дөресме?
Дин кануннары буенча яшәмәгән кеше җәннәтсез була дип әйтү дөрес түгел. Чөнки дин кануннарын үтәү фарыз булса да, җәннәткә керүнең шарты булып иман тора.
Дин кануннарын үтәмичә, ләкин иманын саклаган кеше ул, иртәме-соңмы, инша аллаһ, барыбер җәннәткә керә. Бәлки газап алганнан соң, бәлки гөнаһларын юганнан соң, бәлки аны Аллаһы Тәгалә турыдан-туры җәннәткә кертер, без белмибез. Шуңа күрә, әгәр дә кеше үзен мин мөселман, мин иманлы дип әйткән икән, андый кешегә дога кылу тиешле. Әгәр дә кеше үзе мин мөселман түгел дип әйтсә генә аңа дога кылу тиеш түгел.
Рәфкать Шаһиев әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа