Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Дин һәм милләт - кешенең ике канаты

Мөселман - ул аштан-ашка бәлеш ашап кына йөрүче бабай түгел. Ислам бүген эшлекле, кешелекле, тирән фикерле, гыйлемле яшьләр кулында.

Әлмәтне нефтьчеләр башкаласы дияргә яратсак та, бүген ул дини яктан да, мәдәни яктан да матур эшләре, социаль объектлары булган заманча шәһәрләрнең берсе.

Дистә еллар күренекле якташыбыз, дин әһеле, галим Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсә, Үзәк мәчет эшләп килә. Дини эшчәнлек тә төрле юнә-лешләрдә, төрле тармак-ларда алып барыла. Шулар турында әңгәмә кору максатыннан без Әлмәт мөхтәсибәте имам-хатыйбы ярдәмчесе Рузил әфәнде Ихсановка мөрәҗәгать иттек.

- Рузил әфәнде, бүгенге көндә сез Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе. Сезнең вазифага нәрсәләр керә?

- Әлеге хезмәткә мине чакырдылар. Һәм мин үземне монда кирәгрәктер дип таптым. Вазифама килгәндә, минем өстә халык белән эшләү. Монда татарлар да, башка милләт вәкилләре дә, мөселманнар да, мөселман булмаганнары да керә. Халык өчен төрле иҗади, дини чаралар үткәрү һәм кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү. Ул инде күп функцияләрне үз эченә ала. Ләкин боларның барысын да мин генә эшлим дигән сүз түгел. Моны бөтенебез бергә алып барабыз. Күбрәк халык белән булырга, алар белән аралашып, сорауларына җавап бирергә кирәк. Мондый очракларда мөхтәсиб белән бергә булырга тырышабыз. Минем өстә күбрәк оештыру моменты. Төп сүз, әлбәттә, мөхтәсиб артында. Кайда аның вакыты җитеп бетми, андый урыннарда үзем чыгыш ясыйм.

- Намазларда, бигрәк тә җомга намазларында Үзәк мәчеткә дә, башкаларына да шактый күп халык җыела. Бигрәк тә Урта Азия халыклары дәррәү киләләр. Ә татарның эшлекле ир-егетләре бармак белән генә санарлык була. Ничек итеп тартырга икән татарларны мәчеткә?

- Мәчетләр һәр милләт кешесе өчен ачык. Әйе, мондый әйбер күзәтелә. Бәлки мин ялгышамдыр, татарларда тәкәбберлек, «мин үзем булдырдым», «үзем таптым», «үзем эшләдем» дигән караш яши кебек. Кызганычка каршы, бу Әлмәттә генә түгел, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә күзәтелә. Әлбәттә, бар шундый мәхәлләләр, анда йөрүчеләрнең 60 % ын мишәр диалекты вәкилләре тәшкил итә. Аларда динне саклау көчлерәк.

 

 

- Бәлки без кеше сүзеннән куркабыздыр. Дөнья булгач белеп тә, ялгышлык белән дә гөнаһ китәргә мөмкин. Гомумән, бу дөньяда, батырчылык итеп, кем «мин гөнаһсыз» дия алыр икән. Кичә мөселман өчен бик үк килешеп бетмәгән җирдә булып, бүген син мәчеткә баргансың икән, синең янда булучы сиңа бармак төртеп күрсәтә. Кара, кичә минем белән иде, бүген мәчеткә дип чыгып китте, ди. Пәри башка, җен башка дигәндәй, кичәге гөнаһың өчен аерым җавап, ә калган намаз өчен аерым җавап тотасын уйламый. Бәлки безнең татарның мәчеткә бармавының бер сәбәбе шулдыр. Әллә мин дә аклану гына эзлимме?

- Әйе, без кешенең хатасын күрәбез, аны тизрәк башкаларга сөйләргә ашыгабыз. Әмма без аның яхшы ягын, тәүбәгә килгәнен азрак күрәбез.

Иң авыры ул халык белән эшләү. Һәр кеше үз тарихы, үз мәсьәләләре белән яши. Иң зур ялгышы - шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, намазга вакыт җитми дип яшәү. Пенсиягә чыккач ятлый башлыйм, өйрәнәм, диләр. Ә пенсиягә сау-сәламәт килеш чыгасыңа гарантия бармы? Яшь чактагы булмаган хәтер картайгач булырмы? Хәзер бөгелмәгән билләр картайгач бөгелерме икән?

- Әлмәт җирлегенә мо-ңа кадәр авызына каратып тота торган вәгазьче җитмәде кебек. Үз татары-бызның мәчетләрдә аз күренүе бәлки шуңа да бәй-ледер?

- Бу очракта гыйлемле булу бик кирәк. Күп очракта тормыш тәҗрибәсе, аларны тыңлаучыга дөрес итеп ирештерә белү, синең янәшәңдә, тыңлаучыларның гадәти тормышларында очрый торган мисаллар ярдәмендә аңлатып бирү җитмидер. Бу яктан мөхтәсибебез Исмәгыйль хәзрәт бик тә оста. Бүгенге вәзгыять шартларында ирләрен, улларын сугышка озаткан аналар, хатыннар белән ул шулкадәр оста итеп аралаша, вәгазьли белә. Һәр халык белән аның телендә сөйләшергә кирәк. Очраша торган аудиториянең яшен, дәрәҗәсен һ.б. күз алдында тотып, аларга махсус әзерләнмичә мөмкин түгел.

Бер очрашу вакытында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразыевның әйткән сүзе йөрәккә бик уелып калды. Кайсыдыр бер чорда тел динне саклап калган, кайбер вакытта дин телне саклап калган, диде ул. Телебез дә, динебез дә әхлагыбызны төзәтергә, дөньяларыбызда тынычлык урнаштырырга ярдәм итсен иде. Иншә Аллаһ, яхшыга өметләник.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса