Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы авылында дини викторина уздырылды

Бу викторинага Пәйгамбәребез (с.г.в)нең тормышы турында 70 сорау әзерләнгән иде.

1нче ноябрь көнне Елховой авыл җирлеге мәчетендә, мәктәп укучылары катнашында, Пәйгамбәребез (с.г.в) гә багышланган викторина уздырылды. 30дан артык бала шушы сорауларның һәрберсенә җавап табып, үз белемнәрен күрсәттеләр. Ахырдан, җиңүчеләргә мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды һәм аралашу чәй табыны янында дәвам итте. 


"Мул табын корган остабикәләрбезгә, килгән кунакларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ Тәгалә разый булсын", - дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса