Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын

Бүгенге вәзгыять кешеләрне уйланырга, дөньяга башка күзлектән карарга этәрде.

Кеше сүзнең көченә, диннең асылына игътибарын арттырды.

Якыннарын озатканнар, нинди диндә, нинди мил-ләттән булуларына карамастан, Аллаһка ялваралар. Җитәкчеләрнең башларына зиһен, илләргә иминлек, китүчеләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, калучыларга сабырлык сорап дога кылалар.

Динебез мондый вакытларда калучыларга, китүчеләргә нинди киңәш, үгет-нәсыйхәт бирә икән? Шул уңайдан без Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Кешеләрнең күңелләрен тынычландыру бик авыр. Монда нәрсә генә әйтсәң дә, нинди сүзләр сөйләсәң дә әз. Кешеләр намазда, диндә булып та, тәкъдирнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган булуын белгән хәлдә дә, күп вакытта «ник алай булды?», «ник болай булды?» дип сораулар бирәләр һәм үзләренә җавап таба алмыйлар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Без һәрбер нәрсәне тәкъдирләдек. Тәкъдирдән узмыш юк», дип әйтә. Икенче хәдистә «Әгәр дә бөтен кешеләр җыелып сиңа зарар китерергә те-ләсәләр дә, зарар китерә алмыйлар. Бөтен кеше җыелып сиңа ярдәм итәргә теләсәләр, алар да ярдәм итә алмаслар. Аллаһ тарафыннан ни язылган булса, шул гына була» диелә.

Коръәндә: «Сезнең калеб-ләрегез Аллаһы Тәгаләне искә төшерү белән тынычланмыймы?» диелә. Әлбәттә, тынычлана. Кеше сугышка барып та исән кайтырга, үз урын-җирендә ятып та үлеп китәргә мөмкин. Тәкъдиренә язылмаган булса, сугыштан, әллә нинди «кайнар нокталардан» да исән кайтыр. Бу илебезгә килгән зур сынау. Бу тарих. Тарих кабатлана. Безнең түзмичә башка чарабыз юк. Безгә бер чара кала: җәмәгать белән Аллаһы Тәгаләгә күп итеп дога кылырга. Күбрәк сорарга кирәк. Бәлки бу Аллаһы Тәгаләнең безне уятып җибәрүедер. Бик гөнаһка батып беттек бит. Бүген килгән кайгы, нинди милләттән булуыбызга карамастан, безне берләштерә. Бу хәсрәтләрне сабырлык белән узарга кирәк. Күбрәк дингә, догага, намазга игътибар итсәк, иншаАллаһ, без бу кайгыларны бергә җиңеп хәерле нәтиҗәләргә ирешербез.

Исмәгыйль хәзрәт «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә ирләре, уллары мобилизацияләнгән ханымнар, әниләр белән бик еш аралашып тора. Әлбәттә, аңа беркем дә бу эшне кушмый. Ул йөрәге кушуы буенча бара.

- Мондый очрашуларга ирләрен озаткан яшь әниләр балалары белән яисә улларын озаткан әниләр килә. Алар барысы да аралашуга, ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга вәгазьләр генә сөйләмибез, андый гаиләләрнең исемлеген төзеп матди ярдәм күрсәтәбез. Мәчет тарафыннан бүгенге көндә 500 мең сум акча җыелды. Аның һәр тиене шул гаиләләргә тотыла.

Киткәннәргә Аллаһы Тәгалә хәерле озын гомер бирсен, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Калган гаиләләренә сабырлык, сәламәтлек телик. Башка безнең чарабыз юк. Аллаһы Тәгаләгә сүз тидермичә, тәкъдиребезгә риза булып, сабырлык белән үткәрәбез икән, аның әҗере дә, савабы да зур булачак. Өстәге түрәләр килешеп, тынычлыкта яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса