Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Мәүлид бәйрәме узды

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне «Зиннур» мәчетендә 2001 елдан бирле билгеләп үтелә.

8 октябрьдә Мәүлид бәйрәме Әлмәт шәһәренең «Зиннур» мәчетендә узды. Мәчетнең имамы Мулланур хәзрәт Мостафин сүзләренчә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне «Зиннур» мәчетендә 2001 елдан бирле билгеләп үтелә. Шулай ук биредә өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә зур эш алып барыла, мәчет каршындагы мәдрәсә эшли, ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен атнага 5 көн курслар алып барыла. Соңгы ике елда мәчеткә капиталь ремонт ясалган, мәчет каршындагы мәдрәсәгә кухня җиһазландырылган.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чара мәчет имам-хатыйбы Мулланур хәзрәт Мостафинның изге Коръән сүрәләрен укудан башланды, аның ярдәмчесе Азат хәзрәт Хәмитов Пәйгамбәребезнең тормыш тарихын искә төшерде. Мәчеткә җыелучыларны имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт Сингатуллин исеменнән аның имамнар белән эшләү буенча урынбасары Мәсгут хәзрәт Сабиров котлады. Ул буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрне үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Якшәмбе курсларында укучылар «Зиннур» мәчетенә йөрүчеләр Коръәннән сүрәләр укыдылар, Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланган  мөнәҗәтләр башкардылар. Чара ахырында катнашучыларны сый тулы табын көтә иде, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса