Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Җомга көннең фазыйләтләре

Җомга сүзе гарәп телендә «җәмәга» фигыленнән барлыкка килгән. Ул «җыйды», «берләштерде» дигән мәгънәне белдерә.

Бу көннең «җомга»дип аталуы хакында галимнәрнең төрле фикере бар. Шуларның берсе - Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәмне кеше рәвешенә кертеп җыеп бетерде. Бервакытны Әбү Һүрайра (р.г.) Мөхәммәд (с.г.в.)гә шундый сорау бирде: «Әй Аллаһның илчесе! Ни өчен бу көн җомга дип аталды?» Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Ул көнне атагыз Адәмнең балчыгы кеше кыяфәтенә кертелеп җыелды. Ул көнне дөнья бетә һәм ул көнне кешеләр каберләреннән чыгалар. Ул көннең ахыргы өч сәгатендә кеше Аллаһка дога кылса, аның догасы кабул була» (Ибн Мәрдәвәйһ).

Көннәрнең иң бөеге - җомга. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г.) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры җомга көне» (Табарани).

Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.в.) шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн - җомга көне. Ул көнне Адәм яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә җомга көнне булачак» (Мөслим).

Җомга көнендә яки тө-нендә вафат булу хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: «Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи).

Аллаһ Тәгалә җомга көнен мөселманнарга Үзен зурласыннар, җомга вәгазен тыңлап, иманнарын куәтләсеннәр өчен атналык бәйрәм итеп билгеләде. Аллаһның илчесе (с.г.в.) шулай ди: «Дөреслектә, бу көн - бәйрәм. Аллаһ аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын»(Ибн Мәҗәһ).

Җомга көненең башка көннәрдән өстенлеген дога кабул була торган вакыт та күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк» (Бухари).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса