Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Гашүрә - кодрәтле көн

Халыкта, төне буе озаклап утыра башласаң, ятыгыз, иртәгә Гашүрә бәйрәме түгел, дигән гыйбарә яши. Нинди көн соң ул Гашүрә көне?

Гашүрә көне мөселман календаре буенча елның беренче ае - мөхәррәм аеның унынчы көнендә, ягъни 8 августта билгеләп үтелә.

Бу сүз «гашәрә» тамырыннан, ягъни «ун» сүзеннән ясалган.

Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһис-сәләмнең ихлас догасын кабул итеп, Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраил улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана. Бу кыйссада бөтен кешелек дөньясына иман ныклыгы, Яралтучыбызның ярдәменә ышану һәм Аның рәхмәтенә өмет итү турында, шулай ук Раббыбызга иман китерүдән баш тарткан фиргавеннең тәкәбберлеге хакында гыйбрәт бар.

Шунысы игътибарга лаек, Гашүрә көнен мөселманнар гына тү-гел, яһүдиләр һәм нә-саралар да олылаган. Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса галәйһиссәләмнән үрнәк алып ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң Рәсүлебез (с.г.в.) дә бу көндә ураза тотарга өнди. Димәк ки, ураза тоту Гашүрә көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк. Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашүрә көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан ураза өстәгез».

Әлеге хәдисләрдән чыгып шуны әйтергә була: Гашурә уразасын ике көн тоту хәерлерәк.

 

Бу уразадан нинди файда алып була?

1. Гашүрә көнендә ураза тоту Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссә-ләмнең сөннәте, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл санала. Кеше Пәйгамбәрнең үрнәгенә күбрәк ияргән саен, ул кешене Аллаһы Тәгалә дә шулкадәр күбрәк ярата.

2. Бу көннең уразасын Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре генә тотып калмыйча, шулай ук Муса галәйһиссәләм һәм аның сәхабәләре дә тоткан. Бу урында шуңа басым ясарга кирәк: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу көндә ураза тотуны яһүдиләрдән алмаган. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул бу уразаны Мәдинәгә күченгәнче үк тоткан. Ә Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдиләрдән ни өчен алар да бу көнне уразада булуларын һәм бу көнгә нинди мәгънә биргәннәрен беләсе килеп кенә сорый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез бу уразага тагын бер көн өсти. Бу, киресенчә, Пәй-гамбәребезнең аларга охшарга тырышмаганлыгын күрсәтә.

3. Гашүрә көне Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтә торган көн. Аллаһы Тәгалә бу көндә зур могҗиза диңгезне икегә аерып күрсәтте. Бу исә Аллаһы Тәгалә өчен бернинди мөмкин булмаган әйберләр юк икәнен күрсәтә. Барлык физика законнары, без белгән һәм белмәгән фәннәрне Аллаһы Тәгалә Үзе бар кылды һәм Үзе теләгәнчә алар белән идарә итә ала. Әмма бу законнар Аллаһның Үзенә берничек тә тәэсир ясый алмыйлар.

Шуңа күрә, тормышта ниндидер кайгы-хәсрәт килеп чыкса, бу Аллаһтан сынау булып, аннан чыгу юлын да Аллаһы Тәгалә Үзе бирәчәк дигәнне аңлата. Безгә үзебез өстендә эш-ләргә генә кала.

Намаз вакытлары үзгәрә

Татарстан районнарында 3 ав-густтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итте. Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән бу-лып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3 ав-густтан Урыссуда ястү ва-кыты соңрак (21:53), ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8 августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә, диелә хәбәрдә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса