Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле
Көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп бара.
Вакыт уза. Ураза тотмаганнан да, ураза тотканнан да узып китә. Ничекләр тотарга булыр, Аллаһ ярдәм бирер әле дип курка-курка гына башлаганнар да эчке бер канәгатьләнү белән ахырга якынлаша.
Ураза тоткан һәркем Аллаһының рәхмәтенә өмет итә. Бер елга бер ай күп түгел. Гомумән, Аллаһ ризалыгы өчен без елга бер тапкыр үзебезне кулга алып, тыеп тора алабызмы? Бу бит үзебезне үзебез сынап карау мөмкинлеге дә. Әйе, без кылган күп кенә начар гамәлләребезне, гө-наһларыбызны башкаларга аударып калдырырга яратабыз, «шайтан аздырды», «шайтан вәсвәсәсе» дибез. Ә рамазанда бит шайтаннар богауда. Алар адәм балаларына зыян сала алмый, котыртмыйлар. Димәк, бу айда барлык изгелекләребез дә, гөнаһларыбыз да үзебездән тора. Сайлау мөмкинлеге үзебезгә бирелгән.
Уйлап карасак, безгә бит бөтенесен Аллаһы Тәгалә бушка биргән, бөтен әгъзаларыбызны тиешле урында кирәк рәвештә бар кылган. Игътибар итик әле, әйләнә-тирәбездә аяксызлар, кулсызлар күпме?! Алар да Аллаһка шөкер итәләр. Кулы булмаган кеше, кем миңа бер чынаяк су эчерер икән, дип йөз суын түгеп сезгә карап торганда сезнең йөрәгегез әрнемиме? Шул вакытта Аллаһка шөкер дип әйтә алабызмы? Ашамый-эчми торудан тыш, изгелек кылырга йөрәгебездә урын бармы?
Менә инде ничә ел Үзәк мәчеткә әтисен җомгага җитәкләп алып килгән, баскычтан күтәреп мендергән бер чибәр генә егетне кү-зәтәм. Такси белән киләләр. Залга кергәч, башта урындыкны китереп куя, аннан әтисен алып килеп утырта. Җомга тәмамланып, халык таралышкач, шул тәртиптә әтисен алып китә. Йөзендә бер канәгатьсезлек, ризасызлык билгесе күрмәссең, бер авыр сүз ишетмисең. Киресенчә, әтисенә шундый ярдәм күрсәткәне өчен сөенә кебек.
Узган җомгада ул тагын әтисен алып килде. Үзбәк милләтеннән булган бу егет үзен Рәхмәтулла Бадалбаев дип таныштырды. 24 яшь, өйләнгән. Әлеге гаилә Әлмәттә 2010 елдан бирле яши икән. Гаиләдә өч бала: абыйсы, апасы бар. Рәхмәтулла шәһәрнең 10 нчы мәктәбендә укыган.
- Әти 2014 елдан бирле авырый. Без аны шулай мәчеткә алып киләбез. Я абый, аның вакыты булмаганда, мин. Әти шулай тели, куша икән, без вакыт табарга тиеш. «Вакыт юк, булмый», «мин бара алмыйм» дигән сүзнең булуы да мөмкин түгел. Әти әйткән икән - ул закон. Аны кеше үзе аңларга тиеш. Беренчедән, ислам дине шуңа өйрәтә. Икенчедән, тәрбия шундый булды, өченчедән, әти-әнине тәрбияләү безнең бурыч. Безнең балалар моны күреп үсәргә тиеш, - диде ул.
Әти кеше авырлык белән булса да:
- Миңа авыруны да, шушындый балаларны да, аларны тәрбияләргә көчне дә Аллаһы Тәгалә бирде. Мин Аллаһка шөкер итәм, миңа шундый иманлы, тәрбияле балалар биргәнгә. Үзләре дә балаларыннан игелек күреп яшәсеннәр, - диде. Ата кешенең иреннәре тартышып куйды, күзләренә яшь бәреп чыкты.
Әйе, җаныңда изгелек, миһербан, шәфкать юк икән, әти-әниеңә кадер-хөрмәт күрсәтмисең икән, ураза тотам дип ач торудан гына савап булырмы? Аллаһының рәхмәте киң. Кылган изгелекләребез, тоткан уразаларыбыз Аллаһ каршында җавапсыз калмас дип ышанабыз.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа