Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Сәлсәбил» җиңү белән кайтты

20 март көнне Бау-лыдагы «Фәнис» мәдрәсәсендә Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Иң яхшы мөселман килене» бәйгесе узды.

Бәйгедә республикабыз мәдрәсәләрендә гыйлем алучы төрле милләт кызлары катнашты. Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсе данын «Сәлсәбил» командасы яклады. «Сәлсәбил» - җәннәттәге чишмә исеме.

Төп максат итеп үсеп килүче буынга гаилә кыйммәтләрен, милли традиция-ләрне, гаиләдә хатын-кыз образының рухи һәм мәдәни үзенчәлекләрен, әхлакый тәрбияне буыннан-буынга тапшыру куелган иде.

Бәйгедә Россия Ислам институты, Баулы мәдрәсәсе кызлары һәм безнекеләр көч сынашты. Катнашучыларга күптөрле биремнәр үтәргә туры килде: ашарга әзерләү, матур итеп өстәл кору, хуҗалык эшләрен башкару, татар телендә бишек җыры җырлау, зирәклекне сынау, дини гыйлемнәрне күрсәтү һ.б. Өй эше итеп катнашучылар турында кыска видеоязма һәм милли ризыгыбыз - гөбәдия әзерләү бирелгән иде.

Мәдрәсәбез кызлары Ләйлә Низамова, Әминә Дебердеева, бертуган Алсу һәм Алия Әшрәповалар барлык биремнәрне дә җитезлек, зирәклек, уңганлык белән башкарып, татар кызларына хас күркәм холык, әдәп һәм тирән гыйлем белән беренче урынны яуладылар. Кызларны диплом һәм кулинария кирәк-яраклары белән бүләкләделәр

Алга таба да аларга уңыш-лар, файдалы гыйлемнәр алу насыйп булсын!

Алсу Сабирова,
мәдрәсә мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса