Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Рамазанны каршылап

Төгәл бер атнадан үзен мөселман дип санаган һәр кеше өчен изге Рамазан ае башлана. Аны һәркем үзенчә бер дулкынлану белән көтә: шатлану, борчылу, курку...

Бу җаваплы да, саваплы да ай. Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае.

Әлеге изге айга ничек әзер-ләнергә, ничек каршыларга дигән сораулар шактый күп килә. Бу уңайдан без Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәз-рәт Сингатуллин белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

- Газета укучыларның сораулары бик урынлы. Чөнки халкыбыз арасында ураза тотучылар арта, дин белән кызыксынучылар күбәя башлады. Рамазан алдындагы ай шаһбан ае дип атала. Рамазанга җиңел кереп китү өчен безнең пәйгамбәребез шаһбан аенда уразаны күп тоткан.

Күп кеше уразага тота алырмынмы икән дип керә. Чөнки арада бар сәламәт булганнар, бар сәламәт булмаганнар. Сәламәт кеше булдырырмынмы икән дип курка. Рамазанның башында, уртасында, ахырында өчәр көн тотсаң бер ай тоткан кебек була диючеләр бар. Бу дөреслеккә туры килми. Калган көннәр Аллаһ каршында барыбер бурыч булып кала. Шул ягы бар, бу дингә тарту өчен, аңа кереп китәргә бер баскыч булып кына тора, ә бурычны төшерми. Иң мөһиме, кешенең җан таләбеннән, ниятеннән то-ра. Тәвәккәлләп керү зарур.

- Уразага ничек әзерлә-нергә?

- Күп итеп тәүбә-истигъ-фарлар кылырга кирәк. «Әстәгъфируллаһ» дигән сүз генә дә кешенең калебен чистарта. Ул чиста булса, кешенең тәне сәламәт була. Шуңа күрә башта күңелебезне чистартыйк. Уразаны без бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә тотарга тиеш. Ябыгыйм, ниндидер авырудан дәва алыйм дип тоткан уразаның савабы булмый. Ә Аллаһ ризалыгы өчен тотсак, ул барысын да үзе белеп бирә.

- Хәзрәт, намазга басмаган яки биш вакытны укымаган кешегә ураза тотарга ярыймы?

- Ярый. Эшләгән бер изгелек үзеннән соң икенче изгелекне тарта. Кеше ураза тотарга теләгән икән, димәк, аның күңелендә иман бар. Намазга басып бетмәгән кешеләр дә уразага керсеннәр.

- Бөтен кеше дә гарәпчә догаларны белми. Шуңа күрә күбесе тоткан уразам кимчелекле булырмы, Аллаһ кабул итәрме дип борчыла.

Реклама

- Әгәр кеше ниятләп уразага кергән икән, иртән сәхәр вакытында: «Я Раббым. Бүген ният кылдым таң атудан ахшамга кадәр ураза тотарга, уразамны кабул кыл», - дип һәм кичтән авыз ачканда: «Тоткан уразамны кабул ит», - дип әйтә икән үз телендә, шул җитә. Гарәпчә догалар уку ураза тотуның шарты түгел. Иң мөһиме аның нияте.

- Сәхәр белән иртәнге намаз арасы 2 сәгать булырга тиеш диләр. Ә кемдер сәхәрдән соң азрак көтеп торгач мөмкин ди. Ничек дөрес була?

- Сәхәр ашаганнан соң 20-25 минуттан иртәнге намазны укырга мөмкин. Әлбәттә, эш кешесенә ике сәгать көтеп намаз уку авыррак. Әле бит сәхәр ашау белән үк ятмый кеше. Намазга әзерләнә, юына. Шулай ярты сәгатьләр үтә, намаз вакыты керә.

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: «Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр», дигән. Амин.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса