Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам дине күзлегеннән караганда фотога төшәргә ярыймы?

Газета укучыбызның соравына Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин җавап бирде.

Элек әбиләр кеше сурәте ясаганга орышалар иде. Фотоларны да стенага элгәнне яратмадылар. «Кыямәт көнне җан сорап килерләр», дия иделәр. Бүген исә бөтен кеше сурәткә төшә һәм интернет челтәре аша дөньяга тарата. Ислам дине күзлегеннән бу дөрес гамәлме?

Тәнзилә

Газета укучыбызның соравына Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин җавап бирде.

- Җан ияләренең, кешеләрнең сурәтен ясаган өчен әбиләр орышалар иде дип дөрес язганнар. Шәригать моны эшләүне тыя. Бу хакта хәдисләр дә бар. «Кыямәт көнне җан сорап килерләр», дию дә дөрес. Кыямәт көнендә ике бодайны бер-берсенә бәйләргә кушылыр ди. Син аны берничек тә бәйли алмыйсың. Бу шуның мисалыдыр, син ул ясаган сурәтләреңә берничек тә җан бирә алмыйсың. Бу мөмкин эш түгел. Кул белән рәсем ясау һәм фото өчен хөкем башкарак. Фото ул техника. Шуңа күрә галимнәр аны ике хөкемгә бүлделәр. Җаны булган әйберләрне ясарга ярамый, моңа бүген шик юк. Бүген фотога да төшәргә ярамый дигән галимнәр бар. Ләкин кирәклегеннән чыгып, зарурият булган очракта, әйтик, паспортка, машина йөртү таныклыгына һ.б. шундый очракларда мөмкин.

Әмма кирәксә-кирәкмәсә дә фотога төшеп бөтен җиргә күрсәтү ул хуплана торган гамәл түгел. Халыкта бит күз тию, бозым, сихер дигән нәрсәләр дә бар. Ул пәйгамбәрләр заманыннан килгән. Аны да сихерләгәннәр. Хәзер күп кенә кешеләр үзләренең гаилә әгъзаларын, балаларын интернет челтәренә куеп башкаларга күрсәтү белән мәшгуль. Караучы кешеләр арасында бит төрле кеше бар. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп карый. Шуннан соң гаиләләр таркалу, балаларының авырып китү күренешләре бар. Бу - хакыйкать. Моны беркем дә дөрес түгел дип әйтә алмый. Ниндидер эш буенча куелса да, шәхси тормышыңны бөтен җәмәгатьчелек хозурына күрсәтүне кирәк дип санамыйм. Андый нәрсәләрдән саклансак яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса