Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Бүген Христиан динен тотучылар Раштуаны билгеләп үтә

Әлмәттә дә төнге гыйбадәт кылулар узды.

Бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне Христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрнең берсе Раштуаны билгеләп үтә. Шул уңайдан, Россиянең күпчелек чиркәүләренә христианнар гыйбадәт кылырга җыелды.

 
Раштуа төнендә, 6-7 гыйнварында епископ Мефодий Әлмәт шәһәренең Казан кафедраль соборында иртәнге гыйбадәтне кылды һәм илаһи литургияне җитәкләде.

Чара вакытында YouTube интернет платформасында турыдан-туры трансляция алып барылды.

Аннан соң  Архиерей архипастыр сүзе белән гыйбадәт кылучыларга мөрәҗәгать итте һәм барлык җыелганнарга килгәннәре өчен рәхмәт белдерде, дин тотучыларны Бөек Раштуа бәйрәме белән котлады.

Православие гимназиясе директоры Надежда Жилина гимназия исеменнән Раштуа бәйрәме белән котлады, аннары яшь гимназистлар бәйрәм шигырьләрен башкардылар.

Православие гимназиясенә йөрүче  һәм бәйрәм хезмәте ахырына кадәр гыйбадәт кылучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Чара бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

 

 

Фото: Әлмәт епархиясе матбугат хезмәте


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса