Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Бәхеткә юл ярып

Берничә тапкыр Коръән мәҗлесләренә барып, абыстайларның йөзләрендәге нурга, ачык күңелләренә сөенеп кайткан идем шәһәр читендәге «Тәскирә» мәчетеннән.

Интернет челтәрендә дә артык шапырынмый гына, үзләрен бик күрсәтми генә изгелек эшләп яши бирәләр «Тәскирә»леләр.

Рамазан айларында 60-80, аннан да күбрәк абыстай, бабайларны җыеп, айлар буе хәйрия ашлары үткәрү, килә алмаганнарының өйләренә хәер-сәдакаларны илтеп үк бирү бөтен эшкуарның да кулыннан килми.

Карап торышка гап-гади мишәр хатыны Рәйхана ханым.

- Аллаһыга тапшырдым, ул күрүче, ул белүче, ул хөкем итүче дә! Аллаһка таянам, ышанам, рәхмәтен дә адым саен тоеп торам!.. Мин кечкенә идем әле, әби-бабайлар тәһарәт алып намазга утыралар. Мин аларның нишләгәнен дикъкать белән күзәтеп торам.

Инде бераз үсә төшкәч, «Аллаһыдан бөтен кеше сорый, ничек ярдәм итеп бетерә икән ул?» дигән сорау да борчый башлый Рәйхананы. Аллаһ насыйп итеп хаҗга беренче баруында ук үзен борчып торган сорауга җавапны да алып кайта.

Петуховканы Әлмәт шә-һәре читендә көннән-көн үсә, колач җәя баручы районнарның берсе дисәм, гел дә арттыру булмас. Хәзер мәчеткә йөрүче абыстайлар: «Без Рәйхана бистәсенә барабыз», - диләр, шушы ханымны ихтирам итеп.

Елховойныкы ул. Рәйхана-ның балачагы нинди булды дигән сорауга ул: «Мәңге онытылмаганы суган басуы инде!» - диде шаярту катыш. Рәйхана ханым яхшы билгеләренә генә укый. Татар теле укытучысы, аның бу талантын күреп, әлбәттә, журналист итәсе килә. Казанга укырга барырга өнди.

Әмма уңган, әнисе сүзен-нән чыкмаган авыл кызының таланты суган басуында кала дисәм, һич ялгыш булмас.

- Әнинең бөтен сүзен тыңлаучы мин идем, иң бәхетлесе дә мин булдым. Әни әйткән җиргә укырга кердем, әни әйткән кешегә кияүгә чыктым. Чыксаң, әнә Фәриткә генә чыгасың, аның йөзендә иман нуры бар, дия иде әни. Әни әйткәч, димәк, дөрес! Мин Фәритнең йөзенә карыйм да, шул иман нуры кай җирендә икән дип аптырый идем, - дип тагын шаярта Рәйхана ханым.

Техникумны тәмамлагач, ашханәдә директор булып эшли башлый ул. Әмма беренче кызы туып декреттан чыкса, күрә, бөтен заводлар беткән, ашханәләр эшләми. Кем булдыра, бар да кибет ача.

Рәйхана ханым да эшкә тотына. Тирә-юньдә бер кибет юк чак. Бер вагончиктан башлыйлар.

- Әни безнең искиткеч уңган кеше иде. Йорт тулы мал-туар асрадык. Без торганчы ук әнинең сыеры сауган, ипие, кабартмасы пешкән. Әти комбайнда эшләде. Җәй көннәрендә мин дә аның янына ярдәмче булып бара идем әле. Елховой эшмәкәрләр авылы бит ул, предпринимательләр авылы. Әни бик таләпчән дә иде. Аның өчен утырып тору, эшсез булу бик авыр хәл иде. Хәзер телефонда утырган балаларны күрсә, нишләр иде микән? Урыны җәннәттә булсын. Әнинең шундый таләпчән булып, безне эшкә өйрәтеп үстерүе гомерем буена җитәрлек сабак булды минем өчен. Балачагым суган бакчасында гына үтте дисәм, ялгыш булыр. Шаярырга да вакыт таба идек, клубка да йөри идек. Атка атланып су буена коенырга чабам. Безнең өй авыл читендә, тау итәгендәрәк тора. Кичләрен яшьләр җыелышып тауга менеп китә идек. Учак ягып бәрәңгеләр пешерәбез.

Йөзе иманлы кешеләрдә генә була торган якты, тулган ай кебек. 10 ел элек Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыганда ук милли кием, балаитәкле күлмәкләр, камзуллар киеп укырга йөри ул.

Мәчеттә күңелемә тынычлык табам, укырга өйрәнәм, дип барган Рәйханага анда да каршылык килеп туа. Бергә укучы ханым хәзрәттән: «Үзләре хәмер саталар, үзләре мәчеттә укыйлар, бу дөресме?» - дип сорый. Шушы сәгатьтә кайта да, бөтен исерткеч эчемлекләрне башка кибетләргә таратырга куша. Кибет шыр буш кала, ипи дә сөт кибет киштәсендә. Кызы Айгөл бик борчыла, әлбәттә, әмма әни сүзе аңа да закон.

- Аллага тапшырдык, рәхмәтеннән ташламас әле, иншалла, дидем. Эчем-лекләрне озатып та бетердек, юл да ачылып китте. Фәритнең биш ел буе ачылмыйча торган эше үз юлына төште, бөтен бурычларыбызны да капладык. Хаҗга язылдым, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Мине туры юлга бастырганы өчен безнең мәчет саласыбыз килде. Урынны 2010 елда алдык. Ул вакытта монда бернинди мәчет тә юк иде. Бабайлар килеп намаз укырга бүлмә сорадылар. Сәүдә өчен дип салынган бинаның икенче катын намаз укырга бирдек. Әллә кайлардан килеп йөриләр иде. Тирә-якта мәчет юк бит. Бервакыт сүз ишетәм: «Нинди мәчет булсын инде, аның манарасы да юк бит!» - дигәннәр. Халык җыеп, тәкбирләр әйтеп манараны да, айны да куя. 2012 елда Рәйханага хаҗ сәфәре насыйп була.

Үзе укый, үзе елый, үзе сорый Рәйхана. «Йә Раббым, шушы мәчетебез мөсел-маннарның яратып йөри торган урыны, үзәге булса ярар иде!» - ди. Хаҗга барган елны эшләре яхшы якка үзгәреп китә.

«Бу мәчетне ачканга 12 ел булды инде. Чәршәмбе һәм шимбә көнне иртәдән кичкә кадәр татар хатын-кызларын укытабыз. Сәҗдәгә иелгәнем саен Аллаһыга рәхмәт укыйм!» - ди Рәйхана ханым. Бер ягында кызы, ирләр рәтендә ире белән улы, инде оныгы да намазга баскан бу ханымнан бәхетле кеше бармы?!

Булганына шөкер, дип яшәсә дә, бу гаиләнең хыялы зурдан әле. Әгәр бер-ничә елдан Петуховкада чикләвек агачлары үсеп утырган ял паркында, ял итәр өчен аерым вакыт табып, эскәмияләрендә хозурланып утырырга туры килмәсәме? Мин бу язмамны шуңа яздым да инде. Күзәтик тә торыйк әлегә, исән-имин булып, шушы иман йортларын, чикләвекле бакчаларын күрергә насыйп булсын, иншәаллаһ, диик!

Миңзифа Әхмәтшина, язучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса