Аллаһ сакланганны саклармын дигән
Син дөньяга килгәнсең икән, телисеңме, теләмисеңме - вакыт җиткәч һәммәбез дә бу фани дөньяны калдырып китәбез.
Ә вакыты кайчан икәнен беркем дә белми. Ярый әле белми. Белсә тагын да авыррак булыр иде.
Сүзем һаман шул былтыргы «а» турында. Беркемгә дә сер түгел, үлем-китем күбәйде. Урысы үз тәртибе белән, татары үз шартына китереп озатырга тырыша. Моның өчен шәһәр җирендә мәчетләр каршында махсус хезмәт күрсәтү оешмалары да эшли башлаган иде. Бүген исә күпчелеге якыннарын моргтан гына озатуны кулай күрә. Чөнки халык курка. Якының ковид белән авырып хастаханәгә әләгә һәм беркадәр яткач вафат була. Һәркем белә, син ул якын кешеңнең йөзен дә башка күрә алмыйсың, сүзен дә ишетмисең. Ә гомер дигәнең һәркемгә газиз. Никадәр генә якын булмасын, үлгән артыннан үлеп булмый, калганнарга яшәргә кирәк. Шуңа да якыннарын кемдер соңгы юлга моргтан гына озата.
Кемнәрдер хушлашу өчен якыннарын өйләренә алып кайту ягын да карый. Кайтасы якыннары бар, гаиләсе, балалары соңгы тапкыр күреп калсын диләр. Йола, гореф-гадәт буенча андый вакытта мәетне саклап төн кунарга якыннары, туганнары җыела иде. Бигрәк тә өлкәннәр. Бүгенге вәзгыять шартларында нишләргә соң? Бармасаң – авыр вакытта туганыңны, күршеңне кайгысы белән бергә-бер калдырган кебек. Ә мәет саклыйм дип барып утырсаң, Аллаһ сакласын, авыру иярмәс дип кем әйтә ала. Имеш, мәет авырып больницада ике атна яткан булса, вирус калмый, мәеттә вирус булмый дип әйтәләр. Әгәр дә шулай икән, ник алайса ул авыру ковид госпиталендә вафат булган? Шулай итеп, иң авыр көндә якыннар, туганнар арасында аңлашылмаучылык килеп чыгуы бик тә ихтимал.
Үзенчә һәр ике як та хаклы кебек. Шуңа да бу мәсьәләгә ачыклык кертелсә бик мәслихәт булыр иде. Табибларның да төгәл бер таләбе булырга тиештер. Әгәр дә инде кеше якынын туган нигезеннән, яшәгән йорты яныннан озатасы килә икән, бары тик урамда, ачык һавада хушлашуны рөхсәт итәргәдер бәлки. Тик мәетне өйдә, фатирда кундыру кирәкме икән? Әгәр дә моргларда ислам кануннары нигезендә юып кәфенлиләр икән, якыннары гомер иткән йорты янында хушлашу хәерлерәктер. Ни әйтсәң дә әле бит бу авыруның анык кына дәвасын тапкан кеше юк.
«Моргларда ислам тәртип-ләре үтәләме?» дигән сорау белән без Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Хәзрәт, ковид таралу куркынычы сәбәпле соңгы арада мәетләрне морглардан гына озата башладылар. Анда бит махсус дин гыйлеме булган кеше юк. Мөселманча юып, укып кәфенлиләрме икән дигән сораулар борчый газета укучыларыбызны.
-Безнең кеше барып карап, сөйләшеп килде. Анда хезмәткәрләр юалар, ислам тәртибе белән кәфенлиләр. Ул яктан бернинди проблема юк, әлхәмдүлиллаһ. Шушы яллардан соң тагын ике кеше барып яңа хезмәткәрләргә юу, кәфенләү тәртипләрен өйрәтәчәк. Әлбәттә, анда дога кылып мәетне юу юк. Бу шарт булып тормый бит. Сүз дә юк, мәетне намаздагы мөселман кешесе юса хәерлерәк. Тик бүгенге вәзгыять шартларында башкача мөмкин түгел. Моргта юып кәфенләгән мәеткә дога да кылына, Коръән дә, җеназа намазы да укыла. Шуның белән кифая була. Безнең башка чарабыз юк.
Дөньяга килгән бер генә кеше дә үлем ачысын татымый калмас;
Һәркем Аллаһка кайта. Ләкин, дөньялыкта вакытта ук Аллаһка кайтканнар, дога белән, намаз, изге гамәлләр белән Аллаһка якынайганнар бәхетлерәк.
Өстеңдә гөнаһларын кичерүне сорап дога кылганчы, җеназа намазы укыганчы үзе Аллаһка сыенган кеше күпкә бәхетле.
Шундый дуслар сайла, син үлгәннән соң Аллаһтан синең гөнаһларыңны кичерүне һәм сиңа җәннәт сорап дога кылырлык булсыннар.
Ислам вакцина ясатуга ничек карый?
– Безнең Мөфтият тарафыннан да фәтва бар. Таҗлы вирусның сәламәтлеккә куркыныч булуы сәбәпле, вакциналаштыруның хәләл булуы турында безгә күптән фәтва чыгарылган иде. Бу мәсьәләдә дин ягыннан бернинди чикләүләр юк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиисәлам әйткән:
-Кайчан кыямәт көне булса, бәндәгә олы таулар кебек изге гамәлләрен китерерләр. Бу бәндә әйтер:
-Йа Раббе! Миңа бу саваплар кайдан килгән, мин бу кадәр савап булырлык яхшылык кылмаган идем, - дияр. Бу кешегә әйтерләр:
Бу кадәр саваплар синең балаңның хәер-догасыдыр, - дип.
Димәк, һәркайсыбызга ата-анабыз һәм башка кардәш-ыруларыбыз өчен хәер-ихсаннар кылып, алар өчен догалар кылып: «Йа Раббе! Ата-анамның һәм барча кардәшләремнең, барча мөэмин-мөселманнарның гөнаһларын ярлыка», - дип йөрү тиешледер.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа