Мәүлид ае – бөек ай
Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай бөтен галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле.
Шуңа күрә башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең (с.г.в.) туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11 еннән 12 сенә каршы киченә, ягъни 17 октябрьдән 18 енә каршы кичкә туры килә. Элек-электән Мәүлид уңаеннан безнең бабаларыбыз бергә җыелып, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр.
Ышанычлы хәдистә: «Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер», – дип әйтелә. Без сезне Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә (с.г.в.) мактаулар әйтергә чакырабыз.
Сөекле Рәсүлебез (с.г.в.), кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек һәм шәригать иңдерелгәнче үк, үзендә гадәттән тыш изгелек билгеләрен күрсәткән. «Аллаһы ничек кушкан булса, шулай тугрылыклы бул!» дигән Аллаһы әмеренә тулысынча ияреп, ул гомере буе дөреслек һәм гаделлекнең тере мисалы була. Ни гаҗәеп: кеше кешене хөрмәт итмәгән, кеше кешегә ышанмаган бер дәвердә аңа һәркем ышанган һәм хөрмәт иткән. Аның тиңсез әхлагын һәм югары абруен раслап, аңа «Мөхәммәд Әмин», ягъни «ышанычлы Мөхәммәд», дип эндәшкәннәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) дөньяга килүе – үзе зур вакыйга һәм мөселманнар өчен Аллаһының рәхмәте. Ул үзенең туган көнен билгеләп үткәнме соң? Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисеннән билгеле булганча, ул: «Дүшәмбе – минем туган көнем, шуңа күрә бу көнне ураза тотам», – дип әйтә торган булган. Шуңа күрә элек- электән бу көнне безнең бабаларыбыз да бергә җыелып, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә: «Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер» , – дип әйтелә. Әнә шул рәвешле, мин дә сезне, хөрмәтле дин кардәшләр, Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә (с.г.в.) мактаулар әйтергә, үзебезнең холык-гамәлләребездә аңа охшарга омтылырга чакырабыз.
Аллаһы Тәгалә безне Үзенең һәм Пәйгамбәренең (с.г.в.) мәхәббәтенә лаек кылып, дөньяда кылган гыйбадәтләребезне кабул итеп, җәннәттә Рәсүлебез (с.г.в.) белән бергә булырга насыйп итсә иде. Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Ни өчен пәйгамбәребез Мөхәммәтнең исемен ишеткәч салават әйтергә кирәк?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салаватлар әйтмәүнең нәтиҗәләре хәерле түгел. Бу турыда берничә хәдис бар: «Кем дә булса, минем исемемне ишетеп тә, салават әйтмәсә, шул кеше бәхетсез булыр», «Минем исемемне ишеткәндә, салават әйтмәгән кешегә җәннәткә юл булмас». Икенче хәдистә: «Минем исемемне ишеткәндә салават укымаган кеше турында мин: «Аллаһ аны Үзеннән ерак итсен. Әмин дип теләрмен», – дип әйтелә. Күргәнегезчә, хәдисләрдә шактый кисәтү бар, һәр мөселманга алардан сакланырга һәм аларга җиңел карамаска кирәк.
«Минем исемемне ишетеп тә, салават укымаган кеше саран» дигән хәдис тә бар. «Пәйгамбәр галәйһиссәләм исемен ишеткәндә, салават укыр өчен акча да, көч тә таләп итмәгән сүзләрне кызганган кеше, Аллаһ белән ант итәм – иң саран һәм түбән кеше», - диелә тагын бер хәдистә.
Хәдисләр
Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә салават әйтергә саранланган кеше бәхетсез булыр.
Иң яхшы сәдака – су белән сугару.
Иң күркәм иман –сабырлык һәм юмартлык.
Мөселманнар юлыннан зарарлы чүп-чарны алып ташлагыз. Ул да сәдакагыз булыр.
Изгелекләрең өчен шатланыр, яманлыкларың белән көенер кеше булсаң, син – мөэмин.
Бер-берсен дошман күреп, килешүгә бармаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә ачулы.
Аллаһы Тәгалә бәндәсенә изгелек теләсә, аңа кешеләр ихтыяҗын юнәлтә.
Күп көлү күңелне үтерә.
Динеңдә ихлас булсаң, аз гамәлең дә үзеңә җитәрлек булыр.
Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле хәдис – хак әйтелгән хәдис.
Аллаһ Тәгалә каршында иң сөекле йорт – ятимнәрне хөрмәт иткән йорт.
Ризыгыгызны суытыбрак ашагыз, эсселектә бәрәкәт юк.
Дөньяны гына сөю – бөтен хаталарның башыдыр.
Белгән нәрсәләрне башкаларга өйрәтегез. Җиңеллекне ихтыяр кылыгыз, авыр итмәгез. Сөендерегез, нәфрәтләндермәгез. Ачу чыкса, тик торыгыз.
Бозык мәҗлескә баруга караганда, ялгызлык хәерлерәктер. Изге мәҗлестә булу ялгыз утырганга караганда хәерлерәктер.
Телнең иң зур хатасы – ялган. Иң зур гөнаһы – гайбәт.
Тәкъвалык (диндарлык, Аллаһтан курку) – иң изге дәрәҗәдер.
Иң изге байлык – күңел байлыгы.
Сез бәндәләрне малыгыз белән риза кылдырып бетерә алмассыз, әмма ачык йөзегез һәм гүзәл холкыгыз белән аларны үзегезгә карата алырсыз.
Һәркемнең урыны – дүрт аршин җир.
Берәү ачуын баса алса, Аллаһ аңа әҗерен бирер.
Түзгәнгә – икеләтә әҗер.
Бәхетле кеше – башкаларга карап гыйбрәт алучы.
Бер начарлык эшләдең исә, артыннан ук яхшылык кыл, яманлыгың сызылып ташланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа