Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәтендә тәүге тапкыр Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәчет кубогына мөселманнар арасында мини-футбол буенча республика турниры узды

Әлмәтнең «Алнас» футбол стадионында үткәрелгән әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Республика турнирында Алабуга, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Зәй, Түбән Кама, Арча, Мөслим, Саба, Азнакай, Чирмешән, Спас, Әгерҗе, Теләче районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, шулай ук күрше Чувашстан Республикасыннан җәмгысе 17 команда катнашты.

Турнир мини-футбол уенының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелде. Һәр матч 10 ар минутлык 2 таймнан торды. Командалар дүрт өстәмә төркемгә бүленеп, һәркайсында җиңүчене ачыкладылар. Җиңүгә ирешкән дүрт команда плей-оффка чыкты.

Бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнаш-ты. Үз чыгышында ул: «Мөселманнар рухи гына түгел, физик үсешкә дә зур игътибар бирергә тиешләр», дип билгеләп үтте һәм шуңа дәлил буларак Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең: «Көчле мөэмин зәгыйфь мөэмингә караганда Аллаһ каршында хәерлерәк һәм сөеклерәк», дигән хәдисен китерде. Шулай ук ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшь-ләре арасында спортны пропагандалауга һәм үсте-рүгә зур игътибар бирүен, мөфти Камил хәзрәт Сәми-гуллинның үзенең дә күп кенә спорт чараларында катнашып, республика мө-селманнары өчен үрнәк булып торуын җиткерде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин турнирда катнашкан өчен барлык кунакларга һәм әлеге чараны үткәрү инициаторлары булган Әлмәт командасы уенчыларына рәхмәт белдерде. Шулай ук турнирның рәсми спонсорына - игелекле эш-гамәлләрне һәрдаим хуплап, ярдәм итәргә әзер торучы «Карат» СтройМаркетына ихлас рәхмәт сүзләрен юллады.

Мавыктыргыч тамашага әйләнгән республика турнирында Бөгелмә районы командасы җиңүче булды. Икенче урынны Кама Аланы командасы яулады. Әлмәт шәһәре командасы өченче, Саба районы командасы дүртенче урынга чыктылар. Җиңүчеләрнең барысына да акчалата призлар, кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. Шулай ук турнирда иң яхшы капкачы дип Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсеннән Рузил Сабиров, иң яхшы сакчы дип Бөгелмә районыннан Данияр Идиятуллин һәм иң яхшы уенчы дип Саба районы командасыннан Данияр Раззаковлар танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса