Тәкъдир, ризык турында дин белгече аңлата
«Ризык» ул ашамлык дигән мәгънәне генә үз эченә алмый. Кешедә булган барлык әйберләр, мал, кием, торак, җиһазлар, транспорт, акча шулай ук «ризык» төшенчәсенә керә.
«Һуд» сүрәсенең 6 нчы ая-тендә әйтелә: «Җир йөзендә яшәүче һәр җан иясенең ризыгы бары тик Аллаһ ихтыярында гына. Аллаһ ул җан ияләренең торган урынын да, соңыннан кая урнаштырылачагын да белә. Боларның барысы турында да Китапта (Ләүхел-мәхфүздә) ап-ачык язылган».
Кеше үз гомерендә ия булачак «ризык» Аллаһ тарафыннан тәкъдир ител-гән. Әмма аны табу юлларын да Аллаһы Тәгалә Үзе тәкъ-дим итә: берсе рөхсәт ител-гән юл (хәләл), икенчесе - тыелган юл (хәрам).
Кеше нинди «ишекне» (юлны) сайлый - рөхсәт ителгәннеме, хәрам булганнымы - Аллаһы Тәгалә шулай алдан белә, ләкин кешегә рухи мәгънәдә билгеләнергә, сайларга мөмкинлек бирелә. Сайлау нәтиҗәсендә йә савап, йә гөнаһ языла.
«Рәгыд» сүрәсенең 26 нчы аятендә әйтелә: «Аллаһ үзе теләгән кешегә ризыкны мул итеп бирер, кемгә тели - бик аз бирер».
Галимнәр аңлатуынча, Аллаһы Тәгалә кешегә ризыкны (акчаны, ашам-лыкларны, мал-мөлкәтне һ.б.) аның дәрәҗәсенә яки сәләтенә карап бирми. Бер хикмәт иясенә сорау биргәннәр: «Ни өчен кайбер надан кешеләр - байлыкта, муллыкта; акыллы, сәләтле кеше исә мохтаҗлыкта яши?» Бу галим болай дип җавап биргән: «Аллаһы Тәгалә Үзен искәртер өчен шулай эшләгән. Чөнки һәрбер акыллы кеше бай, җитешле тормышта яшәсә, һәрбер надан кеше фәкыйрь булса, күпләр «акыллы кешене фәкать аның акылы гына ризыкландыра» дип уйлар иде. Болай булмагач, ризык-байлыкны илаһи зат, ягъни барлык нигъмәтләрне бүләк итүче бөек Аллаһ биргәне аңлашыла».
Шунысы да мөһим: байлыкка ия булу «Аллаһ моннан разый» дигән сүз түгел. Шулай ук малның, акчаның аз булуы да «Аллаһ моннан риза түгел» дигәнне аңлатмый. Тормышта күп кешеләр башкаларны матди хәленә карап бәяли һәм хөрмәт белдерә. Әмма тәкъдирнең «ризык» төшенчәсенең асылына төшенү шуны аңларга ярдәм итә: Аллаһы Тәгалә Үз нигъмәтләрен кешеләр арасында фәкать аларны сынап карау максаты белән бүлә. Аллаһка кешене бәяләү өчен аның кыяфәте яки байлыгы түгел, ә аның иманы һәм гамәлләре төп критерий (нигез) булып тора.
Әлбәттә, «ризык - Аллаһтан» дигән фикер кеше кул кушырып, бернәрсә эшләмичә утырырга тиеш дигән сүз түгел: ниндидер дәрәҗәдә ризык кешенең хезмәтенә һәм тырышуына да бәйле. Алай гына да түгел: намуслы хезмәт ризыкны кәсеп итү юлында һәр кешенең олы бурычы булып тора.
Көннәрдән бер көнне хәлиф Гомәр радыяллаһу ганһе мәчеткә керә һәм шунда сөйләшеп утыра торган бер төркем ирләрне күрә. Сәлам биргәннән соң, Гомәр радыяллаһу ганһе алардан сорый:
- Сез кем буласыз? Нинди эш белән мәшгульсез?
- Без Аллаһка тәвәккәл итүчеләрдән: Раббыбызга гыйбадәт кылу белән генә мәшгуль һәм башка берни дә эшләмибез. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәр мәхлугы өчен ризыгын инде әзерләгән, - дигәннәр ирләр.
Мондый җавапны ишеткәч, Гомәр радыяллаһу ганһенең бик нык ачуы килә, шуңа күрә ул бу ирләргә кырыс итеп шулай ди:
- Сез Аллаһка тәвәккәл итүчеләр түгел. Сез - башкалар муенында утырып, кеше ризыгын ашаучы әрәмтамаклар. Аллаһка тәвәккәлләүче - орлык чәчеп җирдә хезмәт куючы һәм үз ризыгын Аллаһтан алырга өмет итүче кеше ул.
Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гомәр радыяллаһу ганһе теге кешеләрне мәчеттән куып чыгара.
Ризык ул - Аллаһы Тәгалә тере мәхлукларга яшәр өчен бирә торган мал, ашамлык, матди байлык. Кеше бу дөньяга сынау өчен җибәрелә һәм аңа үз ризыгын кәсеп итүнең рөхсәт ителгән (хәләл) һәм тыелган (хәрам) юллары тәкъдим ителә. Һәркем ике юлның берсен сайлый. Әмма Аллаһ хәрам иткән нәрсә белән кәсеп итүчеләр Аның каршында тулы җавап бирәчәк. Шунысын белеп торыйк: бу дөньяда яшәвебезгә без ризыкка түгел, Аллаһка рәхмәтле булырга тиешбез.
Тәкъдиргә ни язылган?
«Маңгаеңа язылганны тир белән сыпырып төшереп булмый», ди халык. Кайгы-хәсрәт килсә дә, «тәкъдиренә язылган булгандыр» дип тынычландырырга тырышабыз.
Кешенең гамәлләрен карасак, алар ике өлешкә бүленеп, ике даирәдә булырга мөмкин:
1. Мәҗбүри даирә (кеше боларны телиме, теләмиме - кабул итәргә мәҗбүр).
2. Ихтыярый даирә (кеше нәрсәнедер эшләргәме-юкмы дигән мәсьәләдә их-тыярлы, аның сайлау хо-кукы бар).
Мәҗбүри даирәгә шундый гамәлләр керә: бу дөньяга килү (туу); ирме-хатынмы булу; әти-әни; милләт; туган ил; тән төсе; буй; тышкы кыяфәт; сәламәтлек; сәләт (талант); акыл (зиһен); гомер озынлыгы; ашау-эчү; хаҗәт үтәү; гомум галәм тәртибенә буйсыну (мәсәлән, кеше тиешле температура булганда гына яши ала) һ.б.
Ихтыярый даирәгә шундый гамәлләр керә: ризык сайлау; кием сайлау; ризык табу юллары; кәсеп итү; үз-үзеңне тоту; сәфәр кылу (кая телисең, шунда барасың); билгеләнгән шәригать кануннарына буйсыну һ.б.
Мәҗбүри даирә гамәл-ләренә кеше мәҗбүри буй-сына. Алар Аллаһы Тәга-лә тарафыннан бирелә һәм кеше бу нәрсәләргә берничек тә каршы килә алмый, болар өчен беркемне дә гаеп итә алмый һәм шушы гамәлләр өчен җавап бирми, кыямәт көнендә хисап ителми.
Ихтыярый даирә гамәл-ләрендә кеше ихтыярлы һәм алар өчен җавап би-рә, кыямәт көнендә хисап кылына. Мәсәлән, һәр ке-шенең ризыгын, малын Аллаһы Тәгалә алдан бил-гели (ул мәҗбүри рәвештә билгеләнә), ләкин аны табу юлларын ирекле кыла. Бу - адәм балалары җир йөзендә үтә торган сынауның асылы.
Шулай итеп, мәҗбүри тәкъдирдә кылынган нәр-сәләр өчен кешедән сорал-маячак, ләкин бирелгән тәкъдирен ул ничек кабул иткән, проблемаларны хәл иткәндә нинди юлны сайлаган - шунысы аннан соралачак.
Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа