Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

"Изге Болгар җыены"нда әлмәтлеләр дә катнашты

«Изге Болгар җыены» быел 5 июньдә узды. Әлеге чара Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылган иде.

Үткән тарихыбыз белән танышырга, хәтер яңартырга, ата-бабаларыбыз исламны рәсми төстә үз ирекләре белән кабул иткән җирләрне күрергә Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте дә үз делегациясен җибәрде.

Изге Болгар елдан-ел матурая, иман яңарта. Килүче төбәкләр дә географияне зурайта баралар. Мәскәү, Уфа, Томск, Саратов, Вологда, Волгоград, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пенза шәһәрләреннән тыш, Кырым, Дагыстаннан да кунаклар бар иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дин әһелләре һәм башкалар үз чы-гышларында киләсе елга әзерлек, башкарыласы эшләр турында әйтеп үттеләр.

- Минем бервакытта да атеистларны күргәнем булмады, - диде Тәлгать Таҗетдин. - Андыйлар да билгеле бер вакыт җиткәч Аллаһка баш ияләр. Авырлык белән генә башланып киткән гамәлебез бүген тарихи вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелде.

Бәйрәм концертын башлап, сәхнә түренә Рузил Ихсанов чыккач, әлмәтлеләр эчке бер горурлык хисләре кичергәндер. Күркәм төс-кыяфәте, килеш-килбәте, тәмле теле, иманлы карашы белән барлык кунакларны үзенә каратып тотты Рузил. Бәет-мөнәҗәтләрдән, халык җырларыннан төзелгән концерт-тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде.

Әйе, телем, динем, милләтем, халкым дип янып йөрүче яшьләребез юк түгел. Фәхреддиннәр эшен дәвам итүче Рузил Ихсанов кебек иманлы якташларыбыз милләтебезне якты киләчәккә алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса