31 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә
6 апрельдән республикада һава торышы 0 градустан күтәрелә башлый.
-
Кемеровода янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында әйткәннәр
Баланы әтисе ут чолгап алган сәүдә үзәгенең тәрәзәсеннән урамга ташлап коткарган.
-
Казахстанда 61 кеше туңдырма ашап агуланган
Гадәттән тыш хәл Шымкент шәһәрендә булган.
-
Башкортстанда кеше урлаганнар
Аңардан зур суммага кредит алуын таләп иткәннәр. 20 яшьлек егетне башта бер фатирда бикләп тотканнар. Соңрак банкка алып киткәннәр. Анда ул зур суммага кредит турындагы документлар тутырганда банк хезмәткәренә хәлне аңлатып бирергә өлгергән, аңа качарга ярдәм иткәннәр. Кеше урлаучыларны берничә сәгатьтән кулга алганнар. 20 һәм 26 яшьлек кеше караклары закон...
-
Кытай самолетлары... пилотсыз очачак
Кайчан гына водительсез хәрәкәт итүче автомобильләрне фантастик киноларда гына күрә идек. Бүген исә, алга киткән күпчелек илләрдә мондый хәл гади күренеш санала. Якын киләчәктә пассажир ташучы самолетлар да пилотсыз оча башлаячак. Бу юнәлештә уңышлы тәҗрибә бар. Кытайда пилотсыз гражданлык авиациясе эшли башлаган. Цзянси провинциясендә "Шуньфэн" компаниясенең фәнни-технологик подразделениесе пилотсыз гражданлык...