23 апрель 2019 яңалыклары
-
Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Көндез һава температурасы +15...+20 градус җылы булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады
Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.
-
“Урман утырту көне”нә Татарстанда 2,8 млн агач үсентесе әзерләнгән
Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылган.
-
Кесә телефоны үлемгә китергән
Мәскәүдә кесә телефонын дөрес файдаланмауга бәйле үлемечле фаҗига булган.
-
«Баһ, нишләвең бу?!»
Замана шаукымыдыр, күрәсең, соңгы елларда фотога төшү, селфи төшерү ешаеп китте. Кесә телефоннары ярдәмендә генә дә тормышның һәр мизгелен мәңгеләштерә башладык. Туйлар, туган көннәрне генә түгел, нәрсә ашаганны да, социаль челтәргә бөтен кеше хозурына куярга да гадәтләндек.
-
Татарстанда Пасха уңаеннан төп чаралар Раифа монастыренда узачак
Бәйрәм гыйбадәтен митрополит Феофан үткәрәчәк.
-
Быел Татарстанда янгыннар саны 12 процентка арткан
2019 ел башыннан янгыннарда 64 кешенең гомере өзелгән.
-
Хәния Фәрхинең әнисе кайбер җырчыларның әниләре өчен кызара
Фәния апа язмышына кеше өчен иң авыр сынау - бала кайгылары күрү өлеше төшкән. Ана йөрәге нинди утларда януын күз алдына китерүе дә куркыныч. Шулай да анда бөтен татар-башкорт өчен сөекле җырчы кызы турында тик якты хатирәләр саклана.
-
Миллион ярым... чәйнектә янган
Брянск кешесе фатир сатып алырга акча җыйган һәм миллион ярым сум акчасын чәйнеккә яшереп куйган.
-
Хатын-кыз яман шеш белән интегүче танышына 1 миллион сумлык беләзек бүләк иткән һәм полициягә гариза язган
Мәскәүдә бер хатын-кыз яман шеш белән интегүче танышына 1 миллион сумлык беләзеген бүләк иткән.
-
Гөлсирин серне чиште
Гөлсирин белән Азатның никахлары булып узганнан соң, күп кенә кеше аның никах киемнәрен каян алуы белән кызыксынганнар.
-
Россия табиблары беренчеләрдән булып балага бер үк вакытта бавыр һәм үпкә күчереп утыртты
Тугыз яшьлек малай операцияне уңышлы кичергән, тернәкләндерү курсын үткән һәм инде хастаханәдән чыгарга әзерләнә.
-
«Авыру хатын кемгә кирәк?»
Лолита Милявскаяның ире тормыш иптәшеннән канәгать түгел икән. Ул аңа катгый шарт куйган: Лолита концерт эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга тиеш. Дмитрий хатыны өчен борчыла һәм йолдызга сәламәтлегенә бәйле проблемаларын исәпкә алып, күбрәк ял итәргә кирәк, дип саный.
-
Быел «Изге Болгар җыены» 15 июньдә була
Чара Болгарда 1989 елдан башлап уздырыла.
-
Россиядә сугыш ветераннарына пенсияне арттыру турындагы законны хупладылар
Түләүләр аена уртача 9,5 мең сумга артырга тиеш.