Татарстанда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларны эзләү үзәкләре булдырылачак
Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат эзләү эшен алып барачак координация үзәкләре төзеләчәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Хәрби дан клубы»ның Татарстан ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәр итте.