Замана хатын-кызы нинди булырга тиеш?
Замана хатын-кызы ирләр белән ярышып эшли: чыдам, түзем булганга тормыш дилбегәсен бүлешүдә ихтыяҗ күрми. Ә шулай да хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы гүзәл зат булырга тиеш. Тәҗрибә шуны күрсәтә: чордашлар фикере бу мәсьәләдә һәрвакыт икегә аерыла, җәмгыятьтә дә ул бәхәс уята. Замана хатын-кызы нинди булырга тиеш соң? Бу сорауны ачык менбәргә чыгарып, бүген аңа бергәләп җавап эзләрбез. Дүрт буын вәкиленең карашлары тәңгәл килерме, әллә фикерләр аерылырмы? Нәтиҗә ясау – сезнең карамакта.