17 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Кабакның без белмәгән файдасы
Кабак файдалы матдәләргә бик бай. Кабак йомшагында һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле.
-
Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә
Төнлә һәм көндез республика юлларында бозлавык булырга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлекне мөһим дип атады
Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе уза
-
Кыш Бабайлар рейтингында Яңа Кырлайдагы Кыш Бабай икенче урын алган
Татарстан Кыш бабае илнең төп Кыш Бабае - Бөек Устюгтагы Дед Мороздан гына калыша.
-
Балаларга хокукый ярдәм кысаларында аларның хокукларын яклау турында сөйләячәкләр
Белгечләр ятим һәм инвалид балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
-
Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттаховның арасын кем бозган?
Ришат еллар үткәч Ваһаповтан китүенең сәбәбен сөйләде. Җырчы әйтүенчә, аны алдаганнар! “Бу мөстәкыйльлеккә чыгуым белән мин Фирдүс Тямаевка рәхмәтле. Ул күп нәрсәләргә карата күзләремне ачты. Мин бүгенгә кадәр үземнең күпчелек хыялларымны чынга ашыра алмаган булыр идем.
-
Виноградны салкыннардан саклагыз
Хәзер кемнең генә бакчасына керсәң дә, яшел, кара тәлгәшләре тулышып пешкән виноградлар үсүенә аптырарлык түгел.
-
Казан аэропортында “Боинг-737” самолеты һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Һава аланының мемориаль комплексында һәлакәт корбаннарын искә алдылар
-
Кан басымын ничек төшерергә?
1. 37-40 градуслы җылы суга аякларны тыгып утырырга кирәк. Су суынганчы 20 минут үтә, шул вакытта кан басымы 15-20 миллиметрга төшә. Әгәр кешенең аягында буын киңәюе күзәтелә икән, суга терсәкләрне тыгып утырырга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов: Торакны капиталь төзекләндерү вакытын күчерүдән сыйфатка зыян килергә мөмкин
Татарстанда торак капиталь төзекләндерү программасы 84 процентка үтәлгән, 520 йортта эш тулысынча төгәлләнгән.
-
Казан федераль университеты профессоры татарстанлыларга нинди кыш көтәргә икәнен әйтте
КФУ галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәй 6-7 градуска һәм кыш 8 градуска күтәрелергә мөмкин.
-
Балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?
Россия халкының 60 проценты мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресләре укыту яклы. Илкүләм иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шуннан гыйбарәт. Элегрәк Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова да шундыйрак фикер җиткергән иде. Мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, бу мәсьәләләр хакында гаиләдә сөйләшергә тиешләр. Ничек уйлыйсыз, балаларга җенси тәрбияне ничек бирергә?
-
“Фанта” белән юыгыз...
Һәр хуҗабикә дә чәйнектәге юшкынны бернинди дә фильтрлар бетерә алмаганын бик яхшы белә. Чәйнектә юшкын башта аз гына булса, вакыт үтү белән аның катламы калыная. Бу чәйнекнең начар эшли башлавына китерә. Әлбәттә, кайбер электр чәйнекләре ватылмаска да мөмкин. Әмма сез чәй эчкәндә үзегезнең савытыгызда юшкын кисәкләре күрәчәксез. Моны булдырмас өчен чәйнекне даими чистартып торырга кирәк.
-
Сөт сихәте
Каты ютәлне сөт яхшы дәвалый. Ярты стакан кайнар сөткә шулкадәр үк селтеле минераль су ("Боржоми") кушып, яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал салып эчәләр.
-
Бала да кадерле, эш тә. Ике рәхәт бергә киләме?
Сабый ике яшькә кадәр күкрәк сөте имәргә тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әнә шулай дип белдергән. Бу хакта сүз кузгатулары очраклы гына түгел. Яшь әниләр арасында мөмкин кадәр озаграк вакыт бала имезүчеләр елдан-ел кими, дип чаң сукканнар. Моның зыяны турында да искә төшергәннәр. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: декрет ялындагы әниләр тизрәк эшкә чыгарга ашыга.