14 декабрь 2018 яңалыклары
-
Иртәгә Әлмәттә һава торышы нинди булачак ?
15 декабрь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы.
-
Шәһәр татарларының – 68, авылда яшәүчеләрнең 87 проценты татарча иркен сөйли, укый һәм яза
Шәһәр татарларының 70 проценты, авыл татарларының 85 проценты туган тел сыйфатында татар телен таный.
-
Медведев очып килү зонасында duty free кибетләре булачак исемлеккә Казан аэропортын кертте
Элек пошлинасыз сату кибетләре очып китү зонасындагы генә эшли ала иде.
-
Машина йөртү таныклыгы алу өчен вакытны кыскартырга тәкъдим иттеләр
Күп функцияле үзәктәге "бердәм тәрәзә"дә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.
-
“Нефтяник” кабат җиңүче
13 декабрь көнне “Нефтяник” Усть-Каменск шәһәренең “Торпедо” командасы белән очрашты.
-
Леонид Агутин тормыш иптәшен сөендерергә әзерләнә
Леонид Агутин хатынына чын-чынлап шәп бүләк ясарга җыена. Киләсе елда Анжелика Варум 50 яшьлеген бәйрәм итә һәм мөһим дата уңаеннан аның ире яңа йорт сатып алачак. Дөрес, әлегә музыкант яңа гаилә оясы кайда урнашачагын сер итеп саклый.
-
Әлмәттә “Снежность” хәйрия фестивале узачак
15 декабрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында “Снежность” XVI балалар хәйрия театр фестивален ачу тантанасы уза.
-
Хәтерегез турында да онытмагыз!
“Оныттым”, “Әй, истән чыккан шул” кебек җөмләләрне ешрак кабатлый башлаган булсагыз, бу язма нәкъ менә сезнең өчен. Еш кына кешеләр хәтерсезлеккә, яки аның начар булуына зарлана. Ә бит, уйлап карасаң, хәтер – ул тәндәге мускуллар кебек, аңа ешрак игътибар бүлсәң, аның куәте арта гына бара. “Миңа бу мәгълүмат кирәкми, болай да башым тулган” дигән сүзләрнең хата икәнлеген галимнәр инде күптән исбатлаган. Беренче киңәшебез: күбрәк укыгыз, яңа телләр өйрәнегез. Кеше никадәр күбрәк уйлый, аның баш мие шулкадәр тонуста була.
-
Әлмәттә 72 яшьлек җәяүлене бәрдергәннәр
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә.
-
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булган
13 декабрь көнне Казан-Оренбург трассасының 216 нчы километрында “Тайота” һәм “ГАЗель” машиналары бәрелешә.
-
21 яшьтән сатылырга тиеш!
Россиялеләрнең дүрттән өч өлеше, теләсә нинди алкоголь эчемлекне сату яшен 18дән 21гә кадәр күтәрергә кирәк, дип исәпли.
-
Автомобильдән саклан! Тәпи йөрүдән файда булырмы?
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов түрәләргә бер атна дәвамында эшкә хезмәт урыныннан бирелгән машинада килүне тыйды.
-
Кем эшләми — шул аек?!
Көнне төнгә ялгап эшләүнең зыянлы икәнлеге яңалык түгел, әлбәттә. Моны фәнни яктан да раслаганнар. Финляндия галимнәре, дөньяның 14 илендә тикшеренү үткәреп, халыкның ни өчен эчкечелеккә сабышуын ачыкларга тырышкан. Эш кешене төзәтеп кенә калмый, туры юлдан яздырырга да мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эштән вакытында кайтып китүчеләр белән чагыштырганда, атнасына 48 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләрнең эчкечегә әйләнү куркынычы 11 процентка зуррак, ди. Ә атнасына 54 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләр арасында бу күрсәткеч 13 процент тәшкил итә. Кыскасы, “эш атлары”на саграк булырга кирәк!
-
Гөлназ Сәфәрова нинди диетада утыра?
Инстаграмында Гөлназ Сәфәрова үзенә еш бирелә торган сорауларга җавапларны бастырып чыгарды. Аның җаваплары белән сезне дә таныштырабыз:
-
“Легкие крылья” Әлмәт урам театры Казанга юл тота!
14 декабрь көнне 11.30 сәгатьтә алар шәһәребезнең талантлы артисткасы Альбина Фролова белән бергә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар.