14 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Россиядә яңа юл билгесе барлыкка киләчәк
Россиядә камера-треноганы билгеләү өчен яңа юл билгесе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
-
Ләйсән Мәхмүтовага ашыгыч операция ясаганнар
Ләйсән Мәхмүтова хастаханәгә эләккән. Аңа ашыгыч операция ясаганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчының аппендицитын кисеп алганнар.
-
Әлмәттә шугалак ачыла
Нефтьчеләр мәйданындагы зур шугалак янә үзенә дәшә!
-
Әлмәттә бер яшь парга 12 ел төрмә яный
Әлмәттәге яшь парга наркотиклар саткан өчен 12 елга кадәр колония яный, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
-
Хакерлар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан...телевизор аша
Хәзер смарт-телевизор аша кешенең банк картасына кереп була икән.
-
Әлмәтнең «Алнас» спорт мәктәбе командасы Бөтенроссия турнирында җиңү яулады
«Алнас» заводы тарафыннан шефлыкка алынган Әлмәт спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре балалар командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры җиңүчеләре булды.
-
Миңнеханов: «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүне халык проекты итәргә кирәк
Җәмәгатьчелек һәм яшь архитекторлар Николай Лемаев исеме бирелгән аэропорт концепциясенә үз өлешен кертә алачак.
-
Узган тәүлектә әлмәтлеләр мошенниклар хисабына 260 мең сумнан артык акча күчергән
Узган тәүлектә мошенниклар әлмәтлеләрнең банк карталарыннан 260 мең сумнан артык акча үзләштергән.
-
Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» башланачак
Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.
-
Хулиганлык өчен штрафларны биш тапкыр арттырачаклар
Хөкүмәт Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңа редакциясен эшли.
-
Әфсен-төфсен, акча килсен!
Байый алмыйсызмы? Алмаячаксыз да.
-
К 100-летию ТАССР в Татарстане оцифровали 7 млн листов архивных документов
К юбилею республики оцифрованы 42 тыс. единиц хранения – это нормативные акты, принятые с момента образования ТАССР по настоящий день.
-
“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт-программасы кабат үзенә дәшә
Әлмәтлеләрнең күп санлы сораулары буенча ял көннәрендә «Алтын алмалар турындагы әкият» паблик-арт программасы кысаларында бушлай экскурсия үткәреләчәк.
-
Быел 31 декабрь эш көне булачак
Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Тайсуганлылар “Тамчы-шоу”да
Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясе тарафыннан уздырылучы "Тамчы-шоу" Халыкара фәнни-танып белү, иҗади һәм интеллектуаль бәйгесендә катнашу бәхетенә ия булдылар.