9 март 2019 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле буранда саклык чаралары турында кисәтә
10 мартта республикада буран, томан, бозлавык көтелә.
-
Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә
Республиканың көнчыгыш районнарында буран булачак.
-
Владимир Этуш вафат
СССРның халык артисты Владимир Этушка 96 яшь булган.
-
Россиядә кайсы һөнәр ияләренә эш табу җиңелрәк булуы ачыкланды
Квалификациясе булмаган эшчеләр иң озак эш эзләүчеләр рәтенә керә.
-
«Бу концерт номерын бик көткән идем...»
«5 ел элек җырлаган җырыбыз "Кил, жаным" Р.Тухватуллина иҗат иткән җыр. Ришатнын юбилей концертыннан өзек» - дип видеоязма урнаштырган Гөлназ Асаева шәхси аккаунтына. Пирамида концертлар залында халык бик көткән җырчыны, күрәсең... Бу концерт номерын бик көткән идем дип өзгәләнеп язучылар бар. Әмма ул килмәде... Җырның сүзләрен дә Ришатның әнисе язган бит.
-
Татарга нинди хатын кирәк?
Нишләп ялгызлар күп, чөнки кызлар кызга охшамаган, аларда – ирләр холкы.
-
Агач йортны корт кимерсә...
Кимерүче корт агач йортларга зур зыян китерә. Шуңа күрә корт эзләре күренгән урыннарны химик матдәләр белән тиз арада эшкәртергә киңәш ителә. Аны әзерләгәндә саклану чараларын онытмагыз. Бигрәк тә тәннең ачык өлешен һәм күзләрне химик матдәләр зарарлаудан сакларга кирәк.
-
Юрий Гагаринга - 85 яшь!
Бүген дөньяның беренче космонавтына 85 яшь тулган булыр иде.
-
Иркә: «Ышанырдай дуслар бар микән?»
«Матур сүзләр әйтеп, кочып, мактап, елмаеп, үбеп...һәм башкалар...Ә син борылуга артың белән (башка кешеләрнең матур сүзләрен тыңларга) артта йодрык күрсәтүләрдән тууууйдыым... Ике йөзлелек хай күбәйде. Ышанырдай дуслар бар микән?» - дип яза Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең Инстаграм челтәрендә.
-
Балаларга автокәнәфи сайлыйбыз
Кәнәфи сайлаганда, сатучыдан ЕСЕ R 44/04 европа стандартына ярашлылык сертификатын сорагыз, чөнки “Евросоюз”да балалар утыргычларына таләпләр катгыйрак.
-
Татарстанда тәмәкедән чыккан янгында ир-ат үлгән
Янгын кичә кич республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында чыккан.
-
Лимонлап... юыгыз!
* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.
-
Фирдүс Тямаев Илсөяне елаткан
Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмм аккаунтында Фирдүс Тямаев белән фото урнаштырды.
-
Быел Татарстанда 309 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк
Әлеге максатларга 373 миллион 231,9 мең сум акча каралган.
-
Чама кирәк!
Без еш кына каһвә эчәбез. Әмма аны ни өчен эчүебезне аңларга кирәк: эшкә сәләтне, акыл куәтен арттыру өченме, әллә кан басымын күтәрергәме? Бу эчемлекне кирәгеннән артык куллану тынгысызлыкка, ярсучанлык, саташу, сулыш кысылу, бавыр авыруларына, йокысызлыкка китерергә мөмкин. Каһвә кан басымы күтәрелүдән интегүчеләргә аеруча зур куркыныч белән яный. Моннан тыш, ул хәтергә, фикерләү сәләтенә тискәре йогынты ясый, бик тиз ияләшү китереп чыгара.