8 декабрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре булуы көтелә.
-
Росрыболовствода кызыл уылдык бәясенең ике тапкыр кимүен хәбәр иттеләр
Бу сөләйман балыгын рекордлы күләмдә тоту белән бәйле, диде ведомство башлыгы Илья Шестаков.
-
Суд приставлары идарәсе хезмәткәре, алиментчы үлеп китсә, бурычын кем түләячәген әйтте
Нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата.
-
Татарстан һәм Чехия арасындагы ветеран хоккейчылар матчында Миңнеханов иң яхшы уенчы булды
Казанда узган очрашу Татарстан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды.
-
Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина - атказанган артистлар!
Эмиль Талиповка һәм Ләйсән Фәйзуллинага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
-
Уйнаш хатын-кызларны... бармаклары сата!
Оксфорд галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм имән бармаклары исемсезгә караганда озынрак булган хатын-кызларда хыянәт кылуга тәвәккәлләү мөмкинлеге күбрәк икәнен ачыклаган.
-
Татарстанда эшче лифт шахтасына егылып үлгән
Фаҗига кичә кич Тынычлык проспекты буенча 14нче номерлы йортта булды.
-
Яр Чаллы театры актеры Фәнис Сәхәбетдинов үз-үзенә кул салган
Беренчел мәгълүматлар буенча иренең гәүдәсен мунчада хатыны тапкан.
-
Әлмәттә бер яшүсмернең гомерен өзгән машина йөртүчене эзлиләр
7 декабрь көнне 15.00-17.00 сәгатьләрдә Ерсубай-Әлмәт киселешендә билгесез машина йөртүче балигъ булмаган яшүсмерне бәрдереп китә.
-
Йомырка күзгә файдалы
Йомырканың күзгә файдасы зур.
-
Татарстанның «Мулла» фильмы PROlogue 2018 халыкара кинофестиваленең шорт-листына керде
Татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча төшерелгән кинолентаны фильмның продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин тәкъдир итте.
-
Коррупция җиңгәндә: вәзгыятькә бер караш
9 декабрьдә дөнья илләрендә һәм Россиядә Коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Дөрес, бездәге югары җитәкчелек соңгы елларда бу көрәшкә бик сак карый, көрәшне ачыктан-ачык рекламалау “гарәп язы” яисә украин фетнәсе кебек хәлләргә китерергә мөмкин, дип рәсми рәвештә һәм ачыктан-ачык бер генә тапкыр әйтелмәде. Шулай да көрәш дәүләт масштабында алып барыла, әледән-әле хәтта бик югары чиннарның кармакка кабуы һәм тимер читлеккә ябылуы булып тора.
-
Радик Юльякшин Рафаэль Латыйповның кәефен төшергән
Белүебезчә, Рафаэль Латыйпов репертуарында булган «Гомерләр үтә икән ул» җырын хәзер Елвин Грей актив башкара.
-
Роспотребнадзор: Татарстанда грипп эпидемиясе декабрь ахырында көтелә
Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемиологик чик арткан.
-
20 декабрьдән Татарстанда салютлар һәм фейерверклар куллану тыелачак
Республикада пиротехниканы бары тик махсус урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителәчәк.