8 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәт лидерлар рәтендә
2018 елның октябренә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тәшкил итә.
-
Россиядә дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр
Яңа тәртип Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
-
Әлмәтлеләрне концертка чакыралар
Әлмәт каршы ал! 17 ноябрь көнне Мәскәү егетләре Айрат Сафин белән DJ Радик «Ике йөрәк» дигән грандиоз шоу-программасы белән Әлмәткә килә.
-
Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк
Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.
-
Депутат ябыккан
Аена 3500 сумга яшәп карарга уйлаган депутат Николай Бондаренко 6 килограммга ябыккан. Ул хәтта командировкаларда да, ниятенә тугры калып, үзенә ризык әзерли икән.
-
“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә
Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла.
-
Бер ел эчендә Татарстанга килгән чит ил туристларының саны 40 процентка арткан
Казан Кремлендә – 2,7 миллионнан артык, Болгарда 540 мең сәяхәтче булган.
-
Әлмәт районы этнографик диктантта катнашучылар саны буенча лидер булды
2 ноябрь көнне Россиянең 85 субъектында зур этнографик диктант узды.
-
Әлмәтле абыйсына пычак белән кадаган
6 ноябрь көнне күкрәге яраланган 52 яшьлек ир-атны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә салганнар.
-
Гүзәл Уразова: «Беренче фортепианоны әти-әнием машинага дип җыелган акчага алган. Моны соңыннан гына белдем»
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быел 15нче юбилей сезонын уздыра. «#15ел» программасы белән алар Россиянең төрле шәһәр-районнарын гизде. 1-5 ноябрьдә концертларын Казанда куйдылар. Башкаладагы тамашаларда Гүзәлнең әнисе дә бар иде.
-
Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган
Роспотребнадзор белгечләре тикшергән үрнәкләрнең 2,95 проценты гына нормативка туры килми.
-
Әлмәтлеләрне Казанга көч сынашырга чакыралар
Татарстанның иң масштаблы вакыйгаларының берсе булган “АК БАРС Банк Казан марафоны 2019”да катнашу өчен теркәлү 5 ноябрьдә башланып китте.
-
КАННЫ ЧИСТАРТУ
Бер аш кашыгы киптерелгән меңъяфракка бер стакан кайнар су салыгыз да бер сәгать томалап төнәтегез. Төнәтмәне стаканның 1/4 күләмендә көнгә 3-4 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, җиде көн дәвамында эчегез.
-
Әлмәттә иң яхшы каратистлар ачыкланды
Бу көннәрдә Әлмәттә Кекусинкай каратэсы буенча шәһәр беренчелеге һәм чемпионаты үтте.
-
LADA Vesta автомобиле Россиядә иң күп сатылган машина дип табылган
Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).