6 июль 2018 яңалыклары
-
Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак
Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.
-
Башкортстанда бер гаилә йоклаганда машиналары белән күлгә төшеп һәлак булган
Башкортстанда коточкыч фаҗига. Краснокама районындагы Сауз күлендә тулы бер гаилә: 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык улы батып үлгән.
-
ТР Милли китапханәсе туристларга бердәм укучы билеты тапшырган
Билет чит ил кунакларына, бер китапханәдә теркәлгәннән соң, республиканың барлык китапханә челтәреннән файдалану мөмкинлеге бирә, ди С.Җиһаншина.
-
Рособрнадзор җитәкчесе 2018 елгы БДИ һәм тикшерү эшләренең төп нәтиҗәләре хакында сөйләде
2019 елда IV - VI сыйныфларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу мәҗбүри, ә VII һәм VIII сыйныфларда ирекле булачак.
-
Васильевкада печән өсте тәмамланды [+ФОТОЛАР]
Быел печән әзерләүчеләргә һава торышы кулай килде. Инде кайбер хуҗалыклар күпьеллык үләннәрнең беренче катып чабып, печәннәрен урнаштырып бетереп килә.
-
Салым маневры һәм төбәкләр
Соңгы айларда без Россия хөкүмәтенең салым системасына таяк тыгып болгатуы нәтиҗәсендә булган хәлләрне күрәбез: салым маневры нәтиҗәсендә бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр үсте, алар үз чиратында куллану товарларына бәяләрне төртеп-уятып җибәрделәр. Ягулык бәяләрен йөгәнләү өчен, Мәскәү акцизларны киметергә, читкә бензин сатучыларга 90 процентлык пошлиналар белән янарга мәҗбүр булды.
-
Бельгия–Бразилия матчы вакытында «Казан-Арена» стадионы янындагы юллар ябыла
Матчка килүче тамашачыларның билеты һәм җанатар паспорты булырга тиеш.
-
Во время матча Бельгия – Бразилия закроются дороги в районе Kazan-Arena
Чтобы пройти на матч, зрителям нужно будет иметь при себе билет на игру и паспорт болельщика.
-
Татарстанда яшенле яңгыр дүрт авылны утсыз калдырган
Әлеге авылларда 3982 кеше яши, шулай ук социаль әһәмияткә ия ун объект бар.
-
Казанның бер гаиләсе яңа туган баласына исемне Месси хөрмәтенә кушкан
Казанда бер гаилә яңа туган баласына исемне Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель дип кушкан. Танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.
-
Мөселманнар 21 июльдә Изге Болгар җыенында очрашачак
Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә.
-
Ренат Ибраһимов Мәскәү Сабан туенда катнашучыны үз вилласында бер атна ял иттерәчәк
Мәскәү Сабан туенда «Хәләл-җәй» ярминкәсе һәм концерт программасы да була.
-
Таиландта туристлар утырган көймәләр давылда капланган
89 кешене коткарганнар, 50гә якын турист хәбәрсез югалган дип санала.
-
К началу нового учебного года учителя Татарстана получат более 17 тысяч ноутбуков
В 2016 году Минсвязи РТ начало обновлять ноутбуки, выданные в рамках программы «Ноутбук – учителю».
-
Ни өчен кешеләр руль артында йоклап китә?
Австралиянең Мельбурн университеты галимнәре ни өчен күп водительләрнең руль артында йоклап китүен ачыкларга теләп, тикшерүләр үткәргән. Төп сәбәп – автомобильдәге түбән ешлыклы вибрация булып чыккан.