Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Үлемсез полк"

Бабам белән горурланам!

Җиңү көне Ватаныбыз тарихында иң бөек дата. 75 еллык юбилейны мин быел икеләтә моңсулык белән каршы алам, чөнки бүген арабызда минем яраткан бабам, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әгъзаметдин Имам улы Вилданов юк. Нык, көчле, кырыс һәм шул ук вакытта киң күңелле кеше. Күпне күргән, утын-суын кичкән, шуңа да карамастан яшәү ямен югалтмаган. Кадерле бабабыз былтыр август аенда, 96 нчы яшендә арабыздан китеп барды.

1943 елның җәе.Әлмәт районының Иске Багряж – Елховой авылы. Юл буйлап ике кеше атлый: инде икенче бөркетен сугыш кочагына тапшыручы ата һәм 19 яшьлек егет. “Ходай сакласын үзегезне,” дип кенә кала ала әти кеше. Әле кая барганын һаман да аңлап җиткермичә, яшь Әгьзаметдин кансызлыклар һәм үлемгә таба атлый. Шул ук көнне Елховойдан 13 яшьлек Хәйрия - минем кадерле әбием дә ике абыйсын сугышка озата. Әбием аларны гомере буе көтте, ләкин кызганычка каршы, алар әйләнеп кайтмады. Икесе дә хәбәрсез югалалар. Кайда һәлак булганнары да билгесез.

Шул ук елның август аенда җәрәхәт алдым, дип искә алды бабай. Көчле шартлауны гына хәтерлим, уянганда инде каядыр урман эчендә ята идем. Беренче килгән фикер - “Бетте баш, без пленда”. Берни ишетмим, баш шаулый. Контузия алганмын булып чыкты. Сизәм, кемдер кесәләремне капшый. Күзләремне ачсам, бер кыз нидер эзли. Метрикамны тапты бу, ачты да укыды: “Красноармеец Вилданов”, диде дә миңа карап елмаеп җибәрде. Берни ишетмәсәм дә, миңа ничектер җиңел булып китте. Үзебезнекеләрдә икәнемә шигем калмады. Тагын сүндем. Уянганда инде колакларым ачыла төшкән иде. Минем уянганны күрүгә, кызый яныма йөгереп килде, хәлләремне сорашырга тотынды. Шулай танышып та киттек. Медсестра булып чыкты ул. Яшел күзле, сары дулкын чәчле, матур рус кызы. Мине аякка бастырдылар. Бераз вакыт үткәч, аларның эшелоны бомбага эләккәнен белдем. Беркем дә исән калмаган, бу вакыйганы сөйләгәндә бабамның ирексездән күз яшьләре ага иде.

Күпме яшь гомерләрне харап иткән, күпме язмышларны сындырган сугыш!

Бабам фронттагы беренче көннәрен еш искә ала иде... “Яу бара. Әле тәҗрибәсез солдат иптәшләреннән арттарак кала һәм ялгыш окопка тәгәрәп төшеп китә. Торып баскач күрә: каршында аңа мылтыгын терәп, яшь кенә немец солдаты басып тора. Ничек мылтыгымны алып, беренче атып җибәргәнемне хәтерләмим. Немец каршымда ауды. Аны жәлләүдән еларга ук тотындым. Беркемне дә үтерәсем килми, ләкин шулай кирәк. Я мин, я мине. Шуннан соң гына үземнең кая икәнемне чынлап аңладым. Нинди генә

коточкыч нәрсәләр күрмәдек, сезгә берүк андыйны күрергә язмасын. Шул немецны беркайчан да онытмам инде, һаман да жәллим”, дип беренче аткан дошманын искә ала иде бабам.

Күз алдыма китерәм: ике яшь егет бер-берсенә мылтык терәп тора, шуларның берсен ата-анасы көтеп җиткерә алмаячак.

“Беләсеңме, сугышта иң авыры ни иде, кызым? Дус-иптәшләреңне югалту. Кемдер пуля алды, кемнеңдер янында мина шартлады, кемдер танкы белән бергә янды һәм шулай көн саен. Әле кичә генә сөйләшкән булабыз, шаярышып көләбез, өйгә кайту турында хыяллар корабыз, ә бүген берсе, я икесе инде юк була”.

Бабамның фронтовик дусты бар иде. Озын, төз, нык ир. Икесе дә исән-сау кайтканнар, икесе дә гаиләләр корып, балалар-оныклар үстергәннәр. Дуслыкларын гомерләренең ахырына кадәр саклап яшәделәр. Күрешкән саен ерак сугыш кырларында ятып калган иптәшләрен искә алмый калмыйлар иде.

Тагын бу тез авырта инде, дип сукрана иде бабай. Тез эченә кергән сугыш “бүләге” - снаряд кыйпылчыгы гомере буе авырттырып җәфалады аны. Алдырырга мөмкин түгел иде, шуңа мәңгегә аңарда калды.

Бөек Җиңүне бабам иптәшләре белән Германиядә каршы ала. Аның сөйләве буенча, бу шатлыклы хәбәрне ишетеп, күзләренә яшь тула, башлары әйләнеп китә. Барысы да дәррәү килеп “ура” кычкыра, күккә каскалар очыра.

“Шунда ук үземнең туган авылыма, әти-әнием янына йөгерүмне күз алдыма китердем. Ләкин өйгә тиз генә эләгә алмадым: тагын ике ел хезмәт иттем. Калдырырга да теләгән иделәр, әмма мин кырт кистем. Чит җирдә яши аламмы соң инде?!” - дип хатирәләр актарды бабам.

Бабам 1947 елда гына кайтып төшә. Бу вакытта Хәйрия дә уңган, тәртипле, чибәр кыз булып өлгереп җитә. Чибәр солдатка кызыгучылар бик күп була, әмма егетнең күзе нәкъ менә Хәйриягә төшә. Әбием белән бабам тормышның ачысын да, төчесен дә күреп, иңгә-иң куеп, 68 ел бергә гомер кичерә. 6 сабыйга гомер биреп, кадерләп үстергән, безгә - оныкларына һәм оныкчыкларына үрнәк булган кешеләр. Алар бер-берсеннән өч ел ара белән бер үк айны, чама белән бер үк көнне вафат булдылар.

Үземне белгәннән бирле, мин бабама гел сокланып карадым. Шундый көчле рухлы, кыю кешенең кечкенә яраткан оныгы булу минем өчен әйтеп бетергесез зур горурлык иде. Бабам “Гвардия” һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары кавалеры, күпсанлы медальләр иясе. Алар арасында “Жуков”, “СССРның Кораллы Көчләренә 60 ел”, “Батырлык өчен” медальләре бар.

Быелгы май инде аңардан башка килде. Синең якты хатирәңне, бабам, гомерем буе саклармын. Бу канкойгыч сугыш, тилмереп алынган җиңү, бабай-әбиләребезнең батырлыгы турында балаларыбызның балалары да беләчәк. Сезнең алда баш иябез, сез мәңге безнең хәтеребездә!

Ләйсән Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса