Әлмәттә Җиңү көне шаулап-гөрләп узды
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары Әлмәт җирлегендә традицион рәвештә Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланып китте.
Әлмәттә дулкынланып көткән иң зур бәйрәм – Җиңү көне шаулап-гөрләп узды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары Әлмәт җирлегендә традицион рәвештә Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланып китте.
Сугышта һәлак булганнарга рәхмәт хисләрен белдергән әлеге чарадан соң, халык Ленин мәйданына – Җиңү парадын карарга агылды. Тантана елдагыча Мәскәүдән турыдан-туры трансляцияне карау белән башланып китте.
Район башкарма комите-ты җитәкчесе Гүзәл Хәбет-динова Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеген яклаучыларның батырлыгын да әйтеп узды. Калабыздагы Җиңү бәйрәмен карарга ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров та килгән иде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Бәйрәм барышында Ленин урамы буйлап студентлар һәм укучылар, кадетлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, янгын күзәтчелеге гарнизоны хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре, запастагы офицерлар колонналарга тезелеп узды, волонтерлар Җиңү байрагын тотып үттеләр.
Мәйдан уртасында һәм үзәк сәхнәдә сугыш чоры мизгелләрен чагылдырган күренешләр барышында сугыш җырлары бик күп яңгырады. Бәйрәм күңелле узды, әлмәтлеләрнең дә мондый чараларга шактый сусаганнары сизелеп торды – рәсми чара тәмамлану белән алар сәүдә рәтләренә, драма театры артындагы мәйданда киң колач алып җәелгән фотозоналарга агылды, мастер-классларда һәм башка төрле чараларда катнашырга һәм солдат җырларын, биюләрен карарга ашыкты. Совет урамындагы «8 Миля» клубы мәйданында исә хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. Бу көнне теләге булган һәркем солдатның чын төшке ашыннан – тушенка кушып пешерелгән хуш исле карабодай боткасыннан авыз итеп, баллы чәй татып карый алды. Шәһәр паркы һәм «Каракүз» скверы да бу көнне гөр килеп торды. Ретро техника урнаштырылган мәйданда халык аеруча күп иде.
Халык бәйрәменә әверелгән Җиңү көне төнгә кадәр дәвам итте һәм салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia