Алар киләчәк өчен көрәштеләр
Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы - сугыштан соң дөньяга килгән һәр буын өчен олы горурлык.
Бу горурлык безгә яшәү, хезмәт итү, зәңгәр күккә карап һәм кошлар сайравын тыңлап сөенү, балалар тәрбияләү, бертуктаусыз үсү, ачышлар ясау, яңа үрләргә ирешү мөмкинлеге бирә.
Бөек Ватан сугышы елларында Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан армия сафларына 18,5 меңнән артык кеше чакырылган. Аларның һәр икенчесе диярлек сугыш кырларында батырларча һәлак булган. Фашизмга каршы көрәштә безнең якташлар, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, Ватан өчен, үз халкы өчен тугры көрәшкән. Әлмәтлеләрнең казанышлары югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. 1941-1945 еллардагы сугыш елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган каһарманнарның исемнәре киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтерендә мәңге сакланачак.
Җиңүнең нигезе, фронтка көч бирүче һәм фронтның таянычы - тыл хезмәтчәннәре. Эшнең төп авырлыгы картлар, хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Әлеге шартларда кул хезмәте аеруча зур әһәмият алган. Эш шартлары бик авыр булуга да карамастан, тыл хезмәтчәннәре үзләрен кызганмыйча, армый-талмый һәм тырыш хезмәт куйганнар. Бөтен халык бердәм булып фронтка ярдәм итү хәрәкәтендә катнашу инициативасы илебез гражданнары арасында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк предприятиеләр, колхозлар, фәнни учреждение коллективлары хезмәтләре белән фронтка булышканнар, дәүләтне саклап калу һәм яклау өчен үзләренең шәхси мөлкәтләрен корбан иткәннәр. 1943 елда гына Әлмәт районы халкы оборона фондына шәхси запаслардан 450 пот ашлык, 300 пот икмәк һәм 150 пот бәрәңге җибәргән. Гомумән алганда, район хуҗалыклары сугыш елларында дәүләткә 1 645 444 пот икмәк, 964 188 пот бәрәңге, 80 854 пот ит, 2 289 572 литр сөт, 2 354 пот йон һәм башка күп продукция тапшырган. Тылның фронт белән элемтәсе безнең армиянең көчен ныгыткан. Йокысыз һәм ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәре фронтны азык-төлек һәм кием-салымнан алып иң мөһим коралларга, сугыш кирәк-яракларына һәм техникага кадәр кирәкле бар нәрсә белән дә тәэмин иткәннәр.
Оборона фондына нигез салу белән бер үк вакытта үзәкләштерелгән тәртиптә Кызыл Армияне коралландыруга акча җыю буенча хәрәкәт җәелдерелгән. Танк колонналарын төзүгә әлмәтлеләр 1 009 000 сум, ә авиаэскадрильялар өчен - 688 354 сум акча җыйганнар. Район буенча хәрби техника төзү фондына кертелгән гомуми сумма 1 697 354 сум тәшкил иткән. Фронтовиклар өчен җылы кием-салым җыю патриотик хәрәкәте кысаларында район халкы тарафыннан 3971 кг йон, 609 пар киез итек, 3601 сарык тиресе, 376 кыска тун, 1275 пар йон оекбаш, 1875 пар бияләй, 369 күрек баш киеме һ. б. җыеп тапшырылган. Моннан тыш, фронт ихтыяҗлары өчен акчалата 60 231 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Тыл хезмәтчәннәре фронтка соңгы икмәкләрен, акча, бал, сөт, йомырка, май, ит, балык, гөмбә, җиләк-җимеш, дару үләннәре, тәмәке, кулъяулыклар, янчыклар, сөлгеләр озатканнар. Ә үзләре кычыткан һәм алабута ашаганнар.
Сугыш чоры балалары, кечкенә каһарманнар да, өлкәннәрдән ким эшләмәгән. Алар фронтны тәэмин итүдә актив катнашканнар, биналарны, техниканы төзекләндерүдә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәткәннәр, җир сөргәннәр, терлек караганнар, уңыш, файдалы үләннәр җыйганнар.
Сугыш чоры буынының хезмәт батырлыгы - бүгенге яшьләр өчен рух ныклыгы, кыюлык, профессиональлек һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге. Тыныч күк йөзе бүләк иткәннәргә без мәңге рәхмәтле. Һичнәрсә әлмәтлеләрнең ихтыярын сындыра һәм аларның җиңүгә ышанычын какшата алмаган. Фронт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен тыл хезмәтчәннәре бирешмичә, ялны да, ачлыкны да онытып хезмәт куйганнар. Без Җиңү өчен яуга чыгып, киләчәк тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән ата-бабаларыбызның батырлыкларына, каһарманлыкларына, ватанпәрвәрлекләренә, ныклыгына дан җырлыйбыз һәм аларның якты истәлеген кадерләп саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа