Алар аттан артык эшләделәр
Аттан, көрәктән, сәнәктән артык әллә ни күрмәгән авыл егетләре, ирләре, агайлары Бөек Ватан сугышынада ярты Европаны җәяүләп йөреп, илгә Җиңү белән кайталар.
Кайтмый калганнары, еракта «шинельгә төренеп йокларга» калалар. Бу вакытта тылда аларның әниләре, хатыннары, балалары «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да Җиңү өчен!» дип көнне төнгә ялгап эшлиләр. Аларның истәлекләре белән бүген оныклары уртаклаша.
Хром ботинкаларны кияргә оялган
Минсорур Котлахмәтова 1907 елның 14 апрелендә Мәмәт авылында төпчек бала булып дөньяга килә. Латыйп белән Әсма гаиләсендә Минзакир, Гаишә, Хәдичә, Маһирә, Фатыйма һәм Минсорур исемле балалар тәрбияләнә. Ул вакытларда күпчелек гаиләләр ишле булган. Ашау-эчү, кием-салым җитеп бетми. Ләкин олырак балалар һәрвакыт кечерәкләренә күз-колак булып торганнар. Еллар узган, Минсорур әбием дә җиткән кыз булып шул Мәмәт авылы егете Миргасимны үз итә һәм 1928 елның мартында никахлашалар.
1929 елның 9 гыйнварында беренче балалары Әбелкасыйм дөньяга аваз сала. Тора-бара Мәрьям һәм Мөкатдәс исемле балалары туган, ләкин алары кыска гомерле була, бала чакларында авырып бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Миргасим бабай гаиләне туйдырып торыр өчен Урта Азия якларына эшкә чыгып китә. Ялга кайткан вакытында азык-төлек күчтәнәчләре, аяк киемнәре, кием-салымнар да алып кайткалый торган булган. Шулай әбигә, хром ботинкалар алып кайткач, әби кияргә оялып, базарда юнь бәягә генә сатып кайткан. Чөнки күбесе чабатадан була. 1938 елның 1 декабрендә Мәрьям исемле кызлары дөньяга килә.
1941 елның 22 июне барлык совет иле халкына сугыш башлану хәбәрен ишеттерә. Гомуми мобилизация игълан ителә. 18 яшьтән 60 яшькәчә ир-атлар хәрби комиссариат аша сугышка озатыла. Авылда хатын-кызлар, өлкәннәр, яшүсмерләр тормыш көтә башлый.
Минсорур әбием 1942 елның 18 апрелендә әтием Мөкатдәсне дөньяга китерә. Шулай итеп, гаиләдә өч бала һәм әбием авыр сугыш чорын уздыралар. Әбием җәй һәм көз «Победа» колхозында икмәк киптерүдә эшләгән, ә кыш һәм яз бозаулар караган. Мәмәт авылында ул вакытта ике колхоз - «Победа» һәм «Марс» хуҗалыклары була. Сугыш чоры бик авырлык белән уза. Ләкин һәр совет кешесе авырлыкларны җиңеп, якты киләчәккә өметләнә. Авылда тыл хезмәтен күрсәтүчеләрнең эшен бәяләп бетерә торган түгел.
Әбием укый-яза белмәгәнлектән сугышка хатларны каршы күрше Шәфика исемле хатыннан яздыра торган була, ә сугыштан килгән хатларны Мәхүб исемле почтальон кыз укып биргән. Ә инде иң авыр хәбәрне, бабамның үлеме турында, әйтергә бик борчылып, куркып йөргән. Миргасим бабай 1944 елның август аенда Прибалтика тирәсендә барган бәрелештә һәлак була. Латвиянең Вискимус авылында җирләнгән.
Вакыт шулай узган, 1945 елның шатлыклы май ае да килеп җиткән. Сугыштан бер-бер артлы исән калган ир-атлар кайта. Авыл әкренләп тыныч тормышка яраклаша. Гаиләләрендә ир-ат булганнарга җиңелрәк туры килә. Ләкин авылдашлар тол калган хатыннарга да ярдәм кулы сузганнар. Халык бердәм була.
Әби ач үлемнән коткарып калган
Зәйнәп Гафиятова (Гаделшина) 1924 елның 21 мартында Әлмәт районы Бишмунча авылында Шакир белән Минямал гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә ике бала тәрбияләнә (ләкин кече энесе бала вакытында фаҗигале төстә үлеп китә). Әби 12 яшьләр тирәсендә әтисез кала. 1940 нчы елларда әнисе белән Сабанчы авылына күченеп киләләр. Авылда кул арасына керә башлаган әбием тырышып бакчачылыкта, фермада, игенчелектә үзен сынап карый. Әби эшкә бик батыр булган: агач кисү, төпләү, яру, ат җигеп тракторлар өчен ягулык ташу.
1941 елның 22 июне тыныч тормышта яшәүче халыкны тетрәндерә. Мобилизация игълан ителә. Сугыш башланганда әбиемә бары тик 17 яшь кенә була. Өлгереп килгән кыз бала өчен авыр сугыш чоры башлана. Барысы да фронт өчен үзләрен кызганмыйча хезмәт куйган. Авыллардан яшьрәк, хәлле хатын-кызларны җыеп, төрле эшләр йөкләгәннәр. Кыш көннәрендә поездларга ягар өчен Ширәмәт урманын кисеп утын әзерләткәннәр, ә җәйге вакытта Свердловск, Иваново, Киров якларында торф чыгаруга җыеп алып китә торган булганнар. Әбием урман кисеп кайтканнан соң (көнлек нормасын тутырып), ашханәдә дә ярдәм иткән. Шулай әзрәк, бергә бригадада эшли торган кызлар өчен тамак ялгарга ризык алып кайткалаган. Соңыннан, күрешкән вакытта, Зәйнәп безне ач үлемнән коткарып калды, диеп искә алганнар.
Сугыштан соңгы елларда әбием почтальон хезмәтен башкарган. Кыш көннәрендә ат җигеп, ә калган вакытта 9-10 чакрымны җәяүләп Кәләй станциясендә почта кабул итеп, аны алып кайтып тапшыра торган була. Тырышлык белән үз хезмәтен яратып башкарган.
Зур кызы Зәкия Мәмәт авылы егетенә кияүгә чыга. 4-5 еллап вакыт узгач ике әбине дә үзе янына күчертеп кайтара. Хәзерге Совет урамының башындарак алтыпочмаклы йортта Зәйнәп әби һәм әнисе Минямал әби төпләнеп яши башлыйлар. Колхоз һәм совхоз вакытларында игенчелектә эшләп, конторада идән юып, клубта кочегар эшләрен башкарган. Әбиемнең кулыннан килмәгән эше юк иде. Авыл җирендә яшәгәч, мал-туар да тотмыйча булмый. Сыер, бозау, сарыклар, тавык-казлар - болар барысы да асралды. Камыр ризыкларын бик уңдырып, тәмле итеп мичтә, ә соңыннан газ духовкасында пешерде. Әбиемнең бик уңдырып пешерә торган бавырсаклары күп кешенең күркәм мәҗлес табыннарын бизәде. Кыш көннәрендә сарык йоныннан бияләй, оекбашлар бәйләү, яз-җәй бакча эшләре һәм колхоз-совхоз эше дә бар бит әле.
Минем балачак Зәйнәп әбиләрдә узды. Хатын-кыз өчен кирәкле һөнәрләрне әбием өйрәтеп калдырды. Аңа мин бик рәхмәтле. Әбием 2009 елның март аенда 85 яшен тутырып бакыйлыкка күчте.
Нәркәс Талипова,
оныгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа