Әлмәткә хат килде
Төмәннән Әминә Атжанова әнисенең хатирәләре белән уртаклаша.
Хөрмәтле редакция! Әнием Гакилә Сибгатуллина 1924 елда туган. Сугыш елларында Чулпан, соңрак Салкын Алан авылында укыткан. Әниемнең хәтирәләр дәфтәреннән бер истәлек белән уртаклашасым килде.
Әминә Атжанова,
Төмән шәһәре
Зарыгып көткән көн
Сугыш елларында мин авылыбызнын башлангыч мәктәбендә балаларны берүзем укыттым. Ир укытучылар барысы да сугышта. Бу елларның авырлыгын сөйләп-аңлатып бетерерлек сүзләр юктыр сыман. Безнең кечкенә генә авылда ничә гаиләгә куркыныч хәбәрләр килде: авылдашларыбыз сугыш кырында гомерлеккә ятып калдылар.
Кояшлы, җылы язгы көн. Дәрес бара. Тәрәзәгә күзем төште. Менә колхоз идарәсе урнашкан йорт янына атын чаптырып бер ят кеше килеп туктады. Җитез генә сикереп төште дә, бер аягына аксабрак, йөгерә-атлый эчкә кереп китте. Колхоз идарәсендә ниндидер ыгы-зыгы башланды: кемнәрдер каядыр чыгып йөгерделәр, шул ук вакытта идарәгә таба йөгергән кешеләр дә күренә.
Ниндидер хәбәр килде! Бүтән күзәтеп көтеп торырга түземлегем калмады! Балаларга: «Тыныч кына утырыгыз, мин тиз киләм!» - дип, идарәгә йөгердем. Керүгә кемдер мине кочаклап алды: «Сугыш беткән! Җиңү!» Колхоз идарәсенә тулган кешеләр кочаклашалар, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бертуктамый «Сугыш беткән, сугыш беткән! Җиңү!» дип кабатлыйлар. Хисләр йөрәккә сыймый, язгы ташкын кебек тышка ыргыла: кычкырасы, көләсе, елыйсы килә.
Шатлыклы хәбәрне тизрәк балаларга илтеп җиткерергә кирәк! Мәктәпкә якынайгач класс тәрәзәсенә күзем төште: балалар барысы тәрәзә пыяласына сарылганнар. Күзләрендә шом, курку аралаш шатлыклы өмет чаткылары.
–Балалар, сугыш беткән! Бүген укымыйбыз, бәйрәм!
Көттек без бу шатлыклы- бәхетле көнне, hәм ул көн килде.
Алда әле бик зур авырлыклар, сугыштан соңгы еллар. Ә бүген бәйрәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа