Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Тере батырларның батырлыгы

Беренче Җиңү язын каршы алганнар балаларның да инде бүген чәчләренә тормыш кырау сипкән.

Беренче Җиңү язын каршы алганнар балаларның да инде бүген чәчләренә тормыш кырау сипкән.

Бик күпләр кебек алар да һәр Җиңү бәйрәмен дулкынланып көтәләр. Күп нәрсәләр югалып бетсә дә, хәтер сандыгында югалмыйча саклана торган сугыш чоры балачагы бар. Уйламыйм дисәң дә уйлата, еламыйм дисәң дә елата торган...

Ул точно 102 гә кадәр яши

Сугыш чоры балалары ун бармаклары белән тормышка, яшәүгә, матурлыкка ябышып яшиләр. ,

Габдрахман авылында гомер итүче Минҗинан апа Әхмәдуллина шуларның берсе. Тормыш авырлыкларына сынмаган, сыгылмаган, яшәүнең ямен югалтмаган ул. Елмая да, шаярта да, елый да.

Без, Минҗинан апа белән, сугыш урлаган бала чагын искә төшереп утырабыз

-Мин унике яшьләрдә булганмындыр. Сашайка салалар иде. Инәйгә ияреп грәви тутырырга бардым. Бер кашык солы она бирәләр. Инәйгә бер кашык, миңа бер кашык. Инәйгә без өчәү бит. Шул бер дә истән чыкмый инде. Инәй кайтты да, шул соны онын суга бутады да, ишек алдына алып чыгып ашатты.

Әти Сабантуйларда чабышларда катнашкан. Әлмәт Сабан туе көнне сугыш чыкты бит. Әти кайтты. Атны җитәкләп баганага бәйләде. Өйгә дә кермәде әтием. Мин шулай җилкапкага асылынып тора идем, аны көтеп торганмындыр инде. Атның колагы яныннан чәчкәле борынгы яулыкны алды да башыма элде. Шуннан китеп тә барды.

Минҗинан апа тыела алмыйча елап җибәрде. Юк, үзен түгел, 1941 елның июнендә җилкапкага сөялеп торган җиде яшьлек Минҗинанны, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үткән гомерен кызганып елады ул.

-Әти Ленинградта булган. Авылныкы Шакир абый күреп кайткан. «Шафыйкъның башыннан бик каты кан акканын хәтирлим. Чыгып җитә алмаганнардыр, больница белән бергә шартладылар» дип инәйгә сөйләгәнен беләм.

Инәйләр яшь бит инде. Шуны хәтерлим. Орчыкка ипи, күмер куялар. Шуны бөтерәләр дә, ипигә туктый. Янәсе, әти кайта. «И, әллә Шафыйкъ исән инде. Тарта бит ипи ягын», дия иде. Булмады. Кайтмады әти. Инәй гомер буена әтине көтеп яшәде.

Әтиләр дүрт ир бала булганнар. Берсе дә сугыштан кайтмаган. Инәй ятим үскән. Бер юанычы да булмады аның. Йомшак кына бер инәй иде.

Бигрәк утын белән интектек. Бер генә үгез белән барды. Мин бәләкәй идем. Үгезне бүре ашар дип курыктык. Шундый яфаландык. Юк улым, кирәкми, сөйләмик...

Миҗинан апа искә төшергәндә дә елаганны, ул вакытта ничекләр түзделәр икән?!

- Утынга инәй белән бара идек. Ашарга икебезгә ике бәрәңге. Шул ике бәрәңгене җылы торсын дип кулдык астына тыга иде. «Малай тапкан кешеләр бәхетле була. Хәтимәнең өч малае бар», - ди иде.

Кияүгә чыккач кына рәхәт күрә башладык. Инәйгә дә ярдәм булды, утын да кайтты. Бабаем 74 яшендә китеп барды. Ул бик күпне күргән иде. Сарман районы егете. Армиядән турыдан Габдрахманга кайтты. Дөнья бәясе кеше иде.

Аннан үсә-үсә батыраеп киттем. Эшләдем дә эшләдем. Өч җирдә эшләп 120 сум акча ала идем. Самат Сираевич «Ну, Җинан апа, бөтенесе дә синең кебек булса иде», ди иде.

Минҗинан апаның күргәннәре бер язмага гына сыеп бетә торган түгел. Бала хәсрәте дә читләп үтми аны. Инде оныгын югалту ачысын да татый –  Артур Әхмәдуллин МХО да батырларча һәлак була.

-Бер үтеп бара торган чегән миңа 102 гә кадәр яшисең! Точно, яшисең! - диде.

Бирсен Ходай! Якты кояш астында һәркемгә урын җитә. Яшәү мәгънәсе менә шундый Минҗинаннарда тотынып тора да инде.

Шигъри җанлы Гөлсинә

Үзе солдатта булмаса да, 30 ел буе хәрбиләр, ир-егетләр белән эшли Гөлсинә апа Мөхәммәдиева. Бик сабыр, кеше белән уртак телне бик җиңел таба торган, тәмле телле Гөлсинә апаны һәркем ярата, хөрмәт итә.

Тайсуган авылында туып-үскән кыз Габдрахман авылына килен булып төшә.

-Бик игелекле, әйбәт Наил дигән егеткә тормышка чыктым. Кызыбыз Гөлназ, улыбыз Рамилне тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, бүген алар тәрбиясендә рәхәттә торам. Хәтерем генә юк инде. Барысын да язып барам. Аннан шуларны, элек язганнарын укып утырам. Мин «Тайсуганым – сүнмәс йолдызым» дип шигырь дә язган идем, - диде Гөлсинә апа.

Әйе, бик шигъри җанлы, нечкә, хисләргә бик бай аның күңеле. Үзенең эшен дә җиренә җиткереп зур төгәллек белән башкарган. Моны аңа бирелгән күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары дәлилли.

- Сугыш беткәндә 5 яшь иде миңа. Безнең бәхеттәндер инде, әти сугыштан исән-сау кайтты. Шуңа да безгә бераз җиңелрәк булды. Ә хәзергесен әйтеп бетерә торган түгел.

Рәхәт итеп яшәдек, рәхәт итеп эшләдек. Утыз ел авыл Советенды хәрби учет эшен алып бардым. Ике авылның ир-атларын шулай җитәкләп йөрдем. Солдатларны җитәкләп Казанга алып бардым. Армиягә җибәрдем, каршы алдым. Шулай эш белән гомерем үтте. Аллага шөкер, бик якын иттеләр.

Бүген авылыбызны танырлык түгел. Авыл Советы эшчеләре көне белән дә котладылар. Шәфәгатъ Фахразый улы да зур хөрмәт күрсәтә. Бөтен нәрсәм җитеш. Мең рәхмәт аларга. Берүк яшьләр исән булсын да, дөньялар тынычлансын, - дип изге теләкләрен җиткерде.

Әйе, бүген дә әле сугыә яралары үзен сиздереп тора. Ләкин бала чакларын сугыш урласа да, аларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, булганга шөкер итә белү яши. Хәерле гомер сезгә, 41 ел балалары.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса