Геройлар-Әлмәт горурлыгы
Сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәрне әлмәтлеләргә пропагандист Талипов игълан иткән.
Сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәрне әлмәтлеләргә пропагандист Талипов игълан иткән.
Ашыгыч рәвештә мобилизация комиссиясе төзелеп, 1941 елның июлендә ВКП(б) ның 50 әгъзасын, 49 кандидатын фронтка озатканнар.
Бөек Ватан сугышы елларында Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатлары тарафыннан барлыгы 18 мең 640 кеше армия сафларына алынган. Аларның һәр икенчесе диярлек сугыш кырларында батырларча һәлак булып кала. Урсалабаш авылында туып үскән, өченче инженер-сапер батальонының сапер отделениесе командиры сержант Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин, Кәләй авылында туып үскән сержант Токарликов Никита Евдокимович Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар.
Сугышның беренче, иң авыр елындагы каты бәрелешләр вакытында Әлмәт авылында туган гвардия полковнигы Барый Абдулла улы Йосыповның исеме бөтен Мәскәү янында яңгырап торды. Барый Йосыпов командалык иткән «Катюша» дивизионын телгә алганда гына да фашистларның котлары оча торган булган. Аның батырлыгы һәм кыюлыгы җырларда һәм шигырьләрдә урын алган. Танылган скульптор Вера Мухина каһарманның скульптурасын ясаган. Хәзерге вакытта әлеге скульптура Мәскәүдә Третьяков галереясендә саклана.
Берлин өчен барган сугышта Тайсуган авылында туып-үскән, 54 нче гвардия бригадасының зенит-пулемет ротасы наводчигы Гәрәфетдин Сәләхетдин улы Сәләхетдинов, Килдебәк авылында туып - үскән, кече сержант, 504 нче аерым пулемет-артиллерия батальоны разведчигы Корбангали Тимергали улы Тимергалиев һәм Васильевка авылында туып үскән 216 нчы гвардия укчы полкы автоматчысы гвардия сержанты Алаев Михаил Константинович Дан орденнарының тулы кавалерлары исеменә лаек булган шәхесләр.
Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин
Әлмәт районының Урсалабаш авылы колхозчысы Мотыйк Әхмәдуллин сугышта сапер була. Башта ул Карелия фронтында хезмәт итә, аннары Днепрны кичә, Украина һәм Молдавиядәге һөҗүмнәрдә катнаша. 1944 елны Днепрны кичкәндә, Әхмәдуллин өзлексез ут астында пехотаның һәм артеллериянең алгы отрядларын каршы як ярга ташый.
Днепр плацдармындагы сугышлар өчен Әхмәдуллин “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Аннан соң ул, үз часте белән бергә дәүләт чиген үтеп, Европаның фашизм коллыгында калган илләренә аяк баса. 1944 елның көзендә инженер-сапер бригадасы подразделенияләре Венгриядә һөҗүм итүче частьләргә Тисса елгасына барып чыгарга ярдәм күрсәтәләр.
Бу сугыштан соң ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Ленин Ордены, «Алтын йолдыз» медале, «Кызыл йолдыз» ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Будапештны алган өчен», «В.И.Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә», «Батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Никита Евдокимович Токарликов
Никита Евдокимович Токарликов 1918 елда Кәләй авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң курслар тәмамлап, колхозда хисапчы булып эшли.
1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1944 елга кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1944 елның июненнән Ватан сугышында катнаша. Орудие командиры була. Никита Токарликов хезмәт иткән полк 1 нче Балтыйк буе фронты хәрәкәтләре районына күчерелә. 18 августта дошман артиллерия һөҗүме әзерли башлый. Никита Евдокимович көрәшкән полкка каршы 50 гә якын танк һәм үзйөрешле орудие килә башлый. Ул Ватанабыз приказын ул соңгы тамчы канына кадәр үтәргә тырыша һәм үти. Советлар Союзы Герое исеме каһарманга 1945 елның 25 мартында, үлгәннән соң бирелгән. Ул Ленин ордены белән дә бүләкләнгән. Никита Евдокимович Токарликов Литваның Жагаре шәһәрендә җирләнгән. Кәләй авылында Геройга таш һәйкәл куелган. Әлмәт шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган.
Барый Абдулла улы Йосыпов
Барый Йосыпов 1903 елның 10 декабрендә Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт авылында крестьян гаиләсендә туган. Революцияләр, хакимият алмашынуы, гражданнар сугышы булачак герой тормышына үз төзәтмәләрен кертә. 1941 елның апрелендә Барый Йосыповны Баш командование резервының гаубик артиллерия полкы командиры итеп билгелиләр.
Йосыпов хәрбиләр «Катюша» дип атаган БМ-13 хәрби машинасын беренче булып сынап карый. 20 сентябрьдә ул гвардия миномет часте оператив төркеме штабы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1942 елның гыйнварында Йосыпов җитәкчелегендәге биш дивизионнан торган оператив төркемнең Старая Русса янында немец танклары белән бәрелешү барышында Барый Йосыпов авыр яралана. 25 мартта Йосыпов Ленин ордены белән бүләкләнә. 1946 елда Йосыпов икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Барый Йосыпов Мәскәүдә төпләнә, 1981 елда Барый Абдулла улы Йосыпов Мәскәүдә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа