Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлмәт җирлегендә «Хәтер бакчасы» акциясенә старт бирелде
Узган атнада гына да 100 дән артык кеше 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
Акция кысаларында теләге булган һәркем Геройлар истәлегенә агач утырта ала. Әлеге чара гади вакыйга гына түгел, ул ата-бабаларыбыз батырлыгын, ил тарихын һәм һәр гаилә тарихын саклап калу өчен яңа традициянең башлангычы.
Узган атнада гына да 100 дән артык кеше 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
- Үзеңнән соң истәлек калдырырга теләсәң - агач утырт, диләр халыкта. Бу хак сүзләр. Яшел һәйкәлләр буыннар бәйләнешен генә сакламый, алар туган җиребезне яшелләндерә, һавабызны да чистарта бит әле, шул турыда да онытмасак иде, - диде Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев.
Аның сүзләренә өстәп шуны да искәртеп узасы килә, утырткан үсентеләребезне даими кайгыртып, вакытында төпләрен йомшартып, су сибеп торырга да онытмасак иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia