Җиңү елы ядкаре
Менә бу фоторәсем төшереп алынганга да декабрь аенда сигез дистә ел тулачак.
Әлеге сурәттә гаиләбез өчен кадерле кешеләр, фронтовиклар - әтәй (гомер буе әтәй-инәй дип сөйләшкәч, башкача әйтергә ничектер тел әйләнми) һәм аның баш баласы абыем Фәрит.
Быел шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.
Безнең гаиләдән ике кеше сугышта катнашкан һәм икесе дә исән кайткан. Сугышка алынганнардан ике кешенең берсе дә әйләнеп кайтмаган Уразай авылында (Азнакай районы) бәхетле могҗиза дип әйтерлек хәл инде бу. 1919-1924 елларда Кызыл Армиядә хезмәт иткән, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнашкан кырык яшьлек Зәкиҗанны 1941 елның декабрендә янә яу кырына озаталар. Әтәйгә озак сугышырга туры килмәгән. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү кәгазендә язылганча, 1942 елның 9 мартында Үзәк фронтның 1162 нче полкында артиллерист булып хезмәт иткән кызыармеец Бәдретдинов Зәкиҗан Можайск шәһәреннән ерак түгел бер авылны азат итү өчен барган каты бәрелештә авыр яралана, дошман снарядының кыйпылчыгы аның уң кулбашын умырып ала. Госпитальдә озак кына дәваланганнан соң ул хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла, III группа инвалидлык бирелә (мин тылда яткан кеше малае түгел, ил сагында кан койган фронтовик улы!) Ярасы гомеренең ахырына кадәр тынгы бирмәде, уң кулы күкрәгенә кадәр генә күтәрелә ала иде. Әтәй лаек булган «Батырлык өчен» медален бирүләре юкка гына түгел, фронтовиклар телендә ул «солдатский орден» дип бәяләнгән.
Ире сугышта гарипләнсә дә, балалары бәхетенә башы исән кайтуына сөенеп туя алмаган инәй инде 18 яше тулган улы Фәритне яуга озата. Колхоз эшен җигелеп тарткан абыем фронтка үз теләге белән, дәртләнеп киткәндер дип әйтә алмыйм. Әле теге, әле бу гаиләгә «Батырларча һәлак булды» яки «Хәбәрсез югалды» дигән кайгылы хәбәрләр килеп торганда кем инде ут эченә керергә ашкынып торсын... Телисеңме-юкмы дип сорап тормыйлар, сугыш чорының законы катгый: ничәдер көнлек азык алып, фәлән көнгә фәлән сәгатьтә җыелу пунктында булырга.
Фәрит абыемның орден-медальләре юк иде. Хәзер инде ачык хәтерләмим, кызылармеец кенәгәсендә (кызганыч, ул сакланмаган) аерым санитария батальонында (санбат) хезмәт итүе язылган иде кебек. Абый туган өенә 1945 елның декабрендә кайта. Ә бит аның яшьтәгеләрне кайтарырга ашыкмыйлар, әле сугыш беткәннән соң да 3-4 елга хәрби хезмәттә калдыралар. Фәрит абыйның Җиңү елында демобилизацияләнүе сәламәтлеге начарлану аркасында булгандыр дип уйлыйм.
Авыр сугыш юлларын ахырынача үтеп, туган авылына исән кайту бәхетенә ирешкән егерме яшьлек егеткә зарыгып сагынган тыныч тормышка ныклап аяк басасы, гаилә корып балалар үстерәсе, сугыш кырында ятып калган иптәшләре-авылдашлары өчен дә яшисе иде бит... Ләкин тәкъдирендә алай язылмаган икән шул. Туган өендә үткән берничә куанычлы көннән соң шинелен дә салмаган (бүтән киеме булмагандыр да инде) егет инәйнең туган авылы Үчәллегә кунакка китә. Инәйнең бертуган сеңлесе, ире Хафиз сугыш утында янган Һаҗәр түтәйне, аның уллары - сугышка яшьләре җитми калган Җәүдәт һәм Минзакир энеләрен дә бик сагынгандыр ул, аларны да сөендерәсе килгәндер. Күрше авылларда яшәсәләр дә, бер-берләреннән аерып алмалы булмаган аларны, әзрәк кенә җай чыгу белән гел аралашып торганнар.
Никадәр шатлыклы күрешү булгандыр ул! Сөйләшеп сүзләре, бүлешеп истәлекләре бетмәгәндер. Ләкин сугыш кеше гомерен яу кырында гына, кызган ядрә, утлы кургаш белән генә өзми икән шул. Фәрит абыйны илгә кайтканның тугызынчы көнендә, кунакка барган җирендә инсульт ега. Тиз генә ат җигеп, күрше Сәпәй авылындагы земство вакытыннан калган хастаханәгә алып китсәләр дә, абыем аңга килми, гомер сәгате туктап кала...
Фәрит абый җиргә нык басып яшәүче, кулыннан һәртөрле эш килә торган чын хуҗа булыр иде. Әтәй-инәйләр генә түгел, күрше-тирәләр дә аның кул эшенә маһирлыгын искә алалар. Ул бик нечкәләп ясаган кул тегермәнен әле дә хәтерлим. Сугыш елларында әз-мәз юнәтә алган арыш-бодайдан ярма яру өчен бик ярап торган ул. Тегермән ташы урынына аслы-өсле ике түмәр кисәген әйләндерә торган яргыч агачка чуен казан китекләре тезеп ясалган иде. Авыл музейларында андыйны әле дә очратырга мөмкин.
Балачакта минем үземне дә абыйга охшаталар, «бәләкәй Фәрит» дип йөртәләр иде. Хәрби хезмәттән котылып кайтканнан соңгы берничә генә бәхетле көндә Фәрит абый яшь ярымлык энесе Ирекне бик яраткан, кулыннан төшерәсе килмәгән - гаиләбездә шулай искә алалар иде. Шөкер, «бәләкәй Фәрит»кә тыныч елларда хезмәт итәргә насыйп булды. Мин хәрби хезмәттә Җиңүнең 20 еллыгын каршыладым. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең ХХ еллыгы» дигән медалем дә бар. Ул медаль шул датага хәрби хезмәттә булганнарның барысына да тапшырылды. Минем хезмәтем кергән бүләк түгел, әтәй белән Фәрит абый, яу кырында ятып калган, илгә Җиңү алып кайткан миллионнарча каһарманнарның каһарманлыгын бәяләү билгесе ул. Әтәйнең күкрәгендә «Батырлык өчен» медале дә, Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы фидакарь хезмәте өчен бирелгәне дә, юбилей медальләре дә бик урынлы булыр иде, ләкин аларны тагып йөргәнен күрмәдем. Аңа Җиңүнең еллыкларын күп күрергә насыйп булды, Фәрит абыйны озатканнан соң кырык елга якын яшәде.
Белмим ничек, фотограф җайлы туры килгәнме, район үзәгенә барып сурәткә төшкәннәрме, әмма Фәрит абыйны ай күреп кояш алганчы шушы сурәткә төшеп калганнар. Фәрит абый бу фотоны үзе дә кулына тоткан әле, арт ягында кулъязмасы да сакланып калган. Хәзер ул фотоны - Җиңү елы ядкарен караганда без, энесе мин һәм ул үлеп бер ел үткәч дөньяга килгән сеңлесе Рима, әтәйнең оныклары, аларның балалары, сугыш афәтен тирәнрәк тоябыз. 1945 тән, Җиңү елыннан гаиләбездә менә шундый җан әрнеткеч моңсу истәлек калган.
Ирек Бәдретдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia