Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әлмәт районында Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырыла

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Әлмәт районының 450 дән артык ветераны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты башлыгы Гүзәл Хәбетдиновадан котлаулар һәм бүләкләр алачак.

9 майга кадәр шәһәр хакимияте, авыл җирлекләре, социаль хезмәтләр вәкилләре һәм Җиңү волонтерлары һәр ветеранның өендә булачаклар. Визит барышында аларга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм тантаналы шартларда исемле котлау открыткалары тапшырыла.

 

Язмышына Бөек Ватан сугышы кагылганнарның саны көннән-көн сирәгәя бара. Үз гомерләрендә бер тапкыр да «әти» дип әйтмәгән малайлар һәм кызлар инде үзләре әби-бабайлар.

 

Әлмәт районында дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, ике элеккеге концлагерь тоткыны, бер Ленинград блокадасын кичерүче, шулай ук сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең 400 дән артык тол хатыннары яши.

Дәүләт торак фонды 19 ел эчендә 6124 Бөек Ватан сугышы ветеранына торак биргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса