Әниемнең күңел дәфтәреннән
Йөрәккә уелып калган хәлләр, вакыйгалар була. Алар бер дә онытылмаслык булып хәтергә сеңгәннәр.
Йөрәккә уелып калган хәлләр, вакыйгалар була. Алар бер дә онытылмаслык булып хәтергә сеңгәннәр.
Шатлык бөтен кешенеке уртак булса да, тарихның хәсрәтле битләре һәркемнеке үзенчә. Ул кадерле истәлекләрне саклау, буыннан-буынга биреп калдыру безнең бурыч.
Без гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Резидә Әхмәтшинадан әнисенең күңел дәфтәрен ачып, кайбер битләрен безгә дә укытуны сорадык. Ул дәфтәр никадәрле җылылык, сабырлык, ышаныч, өмет, җан ярасы белән тулган.
Ногманова Назимә Сәетгәрәй кызы 34 ел нефть чыгару өлкәсендә тырыш хезмәт куя. Бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Аның фотосын берничә тапкыр Мактау тактасына куялар, 1975 елда «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 1937 елда Буа районы Норлат авылында өченче бала булып туа. Гаиләдә алты бала, сугыштан соңгы чорлар, тормышлары бик авыр.
Хезмәт юлы 1953 елның 23 октябреннан «Бөгелмәнефть» идарәсендә (соңрак ул «Лениногорскнефть» идарәсенә әйләнә) замерщица өйрәнчеге буларак башлана. Өйрәнчек булып озак йөрергә туры килми аңа, бик тырыш, һәрнәрсәне тиз отып, җиренә җиткереп эшләгән кызны оператор итеп күчерәләр. «Эш бик авыр, скребок чыбыкларын тартып куллар калмый, кайчагында скважинадан нефть агып чыгып бөтен өстем нефтькә бата иде. Аны соляр белән көчкә юа идем. Скважиналарның күбесе агулы күкерт газы чыгара, баш әйләнә, күңел болгана. Кышын чаңгыда 36 шар скважинаны тикшереп, карап, тирә-юнен кардан чистартып, ватылган җире булса, хәлемнән килсә төзәтеп кайта идем. Кыш, буран димәдек, ишеп яуган яңгыр астында да йөрдек, тырыштык, эшләдек», - дип искә ала Назимә апа.
📖 Мин мәктәптә укыганда Җиңү көнендә парадка алып чыгалар иде. Күбебез яланаяк, өстә кием бик сәләмә. Әткәй безгә агачтан аяк киеме ясап бирә иде, юкә мунчаладан өстен үреп ясый. Әйберсе булса, мин аны хәзер үзем дә ясар идем. Әнкәй сарык йоныннан балтыр бәйли, шуны киеп йөри идек. Ул заманда бет бар, тез өстенә җыелалар, балтыр өстеннән кашый-кашый, ул тишелеп бетә иде. Малайларның ыштан төбе тишек, йомышларын үтәү җиңелрәк, ә кыз балаларның тегелгән, җон җептән билгә буып бәйләп куясы, кайчагында чишкәндә чәбәләнеп бетеп, салырга да өлгермисең.
* 📖 Миңа 8 яшь, кыш азагы - яз башы. Әнкәй көянтә-чиләк астырып сөт аертырга авылның икенче очына җибәрә. Агач башмак киеп барам. Бозлы җирдә ул таеп китә, шуңа күрә ат арбасы эзеннән егылмаска тырышып барам. Әнкәйләр өч кешегә бер сепарат алганнар. Сепарат авылның икенче очында яшәүче бер әбидә тора, мин шунда барам. Каймагын шул хуҗада калдырасың, ул саклап тора иде. Чүлмәгең тулгач алып кайтасың. Кич белән колхоз сепаратына да баргалый идек. Анда сөтнең бер өлешен алып калалар.
Хәтеремдә, кыш көннәрендә мин тәрәзә төбенә басып, Габбас абыемның мәктәптән кайтканын көтә идем. Тәрәзә дигәч тә, ул хәзерге өч катлы тәрәзәләр түгел, бер кат пыяла куелган, аның да яртысы тышкы яктан такта белән капланып, арасына салам тутырылган. Эчке яктан тәрәзә төбенә чүпрәк бау куеп, бер очын асып куелган шешәгә төшерелгән, чөнки тәрәзә парланып тәрзә төбенә су җыела.
📖 Сугыш вакытында әнкәйләрдән окоп казыталар иде. Авыл уртасында иде ул окоплар. Без шунда төшеп чабышып йөри идек. Самолетлар күктә тыз-быз очып кына торалар. Без күккә карап, кайчан берәрсе безгә төшә инде дип карый идек. Бала кешесе нинди куркыныч янаганын аңламаган инде.
📖 Әткәйне сугышка алдылар. Әзерлек өчен Суслонгер лагерена җибәргәннәр. Хәтерлим, бер төнне әткәй кайтты, әнкәй белән чыш-пыш сөйләштеләр дә, шул төнне үк китеп барган. Тәмәке алып киткән. Элек тәмәке утырталар иде, аны киптереп куялар. Әткәй шул кайтуда миңа көмеш беләзек белән алкалар алып кайткан булган, әнкәй аны соңрак бирде миңа. Мин аларны бик озак кидем, Габбас абый белән Тайсуган авылына килгәндә дә бар иде әле. Аннары кая куелгандыр, онытылган.
📖 Миңа 14 яшь булганда абый мине үзе белән Әлмәт якларына алып китте. Ул ветеринар иде. Аңа бронь биргәннәр, сугышка җибәрмәгәннәр, ул 1927 елгы. Буада ветеринарлыкка укып бетергәч, Тайсуган авылына эшкә җибәргәннәр. Шунда Тайсуган кызы Асия апага өйләнеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр.
📖 Мин авылдан чыгып киткәндә, аякка кияргә юк, әткәй каяндыр ике чүәк табып бирде, икесе дә бер аякныкы. Буага килгәч, абый кибеткә алып кереп, өр-яңа түфлиләр алып бирде, ә теге чүәкләрне чүп савытына салып калдырды. Минем шатланганымны белсәгез иде!
📖 Без алты бала: Габбас, Заһир, мин - Назимә, Назим, Назыйф, Гөлзидә.
Бәләкәй чакта сәкедә йоклый идек. Сабирә әби дә (әнкәйнең әнисе) безнең белән. Өскә ябынып ятарга җылы юрганнар юк, я бишмәт, я иске шәл ябынып ятабыз. Песине дә чиратлашып кочаклап йоклаганны хәтерлим, песи җылысына сыенганбыз инде.
📖 Машинада тегәргә мин җиңгәм Асия ападан өйрәндем. Ул теккәндә карап тора идем. Аның да машинасы юк, әбисенең машинасын алып чыгып тора иде. Кияүгә чыккач, минем дә тегү машинасы аласым килде. Камы-Исмәгыйль авылында берәүләр кул машинасы сата икән. Шуны ишеткәч, җәяү чыгып киттем, ике авыл арасы 7 км. Аннары тегү машинасын җәяү күтәреп кайттым. Ул машина әйбәт текмәде, хуҗалары да шуңа саткандыр инде. Машинаны каенсеңел алып китте. Авыл кибетенә аяк белән тегү машинасы кайтты бермәл. Бәясе 50 йомырка һәм 170 сум акчалата. Кибетче белән сөйләшеп йомырка бәясен дә акчалата гына түләп алып кайттым машинаны. Ул чакта эш хакы аена 70 сум иде.
Балаларга ак штапельдән Сабантуйга күлмәкләр тегә идем. Ап-ак тукымадан иде. Кайнанага да тектем күлмәкләр, мотоцикл өстенә люлька капларга япма да тектем.
Сез дә укыгыз, гыйбрәт алыгыз. Исән чакларында әти-әниләрегезнең күңел дәфтәренә күз салырга вакыт табыгыз. Фани дөнья гомере бик чикле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia