Әлмәттә концлагерь тәмугын үткән ике тоткын гомер кичерә
11 апрель Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне буларак тарихка кереп калган.
Бөек Ватан сугышы елларында Германиядә һәм аның тарафыннан оккупацияләнгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрацион лагерь эшләгән. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән. Аларның 2 миллионы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп булган. Апраксина Маргарита Викторовна һәм Макарова Ольга Романовна балачакта концлагерьдагы коточкыч газапларга дучар ителсәләр дә, тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, матур гомер кичерүләрен дәвам итәләр.
Маргарита Апраксина 1932 елны Брянск өлкәсендәге Дятьково шәһәрендә дөньяга килә. 1941 елны Дятьковоны немецлар оккупациягә алалар һәм Маргарита гаиләсе белән бергә тоткынлыкка эләгә. 1943 елны фашистлар аларны башкалар белән бергә вагоннарга төяп Германиягә алып китәләр. Юлда поездны бомбага тотканнан соң, барлык тоткыннарны да Псков өлкәсендәге концлагерьга урнаштыралар. Маргарита гаиләсе белән 1944 елга кадәр биредә тоткынлык газапларына дучар ителә. Совет гаскәрләре азат иткәннән соң ул гаиләсе белән туган җиренә кайту бәхетенә ирешә. Өйләренә бомба төшеп юкка чыкканлыктан, алар башта туганнарында яшәп торалар. Маргарита мәктәптә укуын дәвам итә, 1948 елны җиденче сыйныфны тәмамлый һәм индустриаль техникумга укырга керә. Техникумнан соң пыяла заводына эшкә урнаша. Бер елдан соң яшь кызны Мәскәүнең химия-технология институтына алалар. Алга таба яшь белгеч Башкортстандагы Октябрьск каласында, аннан соң Бөгелмәдәге кирпеч заводында хезмәт куя. Башта мастер була, аннан соң ОТК начальнигы булып эшли, баш инженер вазифасына кадәр күтәрелә. 1959 елны Маргарита Викторовнаны Мактама кирпеч заводына баш инженер итеп билгелиләр. Шушы ук елны ул кияүгә дә чыга, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1968 елны Маргарита Апраксинаны газ сәнәгате техникумына күчерәләр. Биредә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Макарова Ольга Романовна 1933 елны Смоленск өлкәсендәге Бартепово авылында туган. Сугыш башланганда аңа бары 8 яшь була. 1942 елны аларның гаиләсен фашистлар тоткынга алалар һәм конвой белән Балтутино авылына кадәр куып китерәләр, аннан Рославльдәге лагерьга сөрәләр. Шул рәвешле өч балалы гаилә 1945 елга кадәр оккупациядә гомер кичерергә мәҗбүр була. Совет гаскәрләре аларны тоткынлыктан азат иткәч, Ольга укуын дәвам итә, югары белем ала. Әлмәтнең проект-конструкторлык бюросында озак еллар инженер булып хезмәт куя һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
Истәлекле дата уңаеннан әлеге герой хатын-кызларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова үзе килде. Ул аларга бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.
Маргарита Викторовнаның һәм Ольга Романовнаның биографияләре - чын батырлык дәресләре. Бүген без алар алдында хөрмәт белән башыбызны иябез һәм какшамас рухлы ханымнарга сәламәтлек, имин тормыш теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia